Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесенең финалы уза

Бүген, 18 декабрь, «Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесенең финалы узачак. Бәйгенең төп максаты — халыкның мәдәни мирасын баету, татар халык биюен саклау, үзешчән бию коллективларының башкару осталыгын камилләштерү.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

-Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан узган елны «Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесен оештырган идек. Шул вакытта катнашучылардан остаханәләр һәм мастер-класслар кирәк дигән теләк яңгырады. Шуңа күрә быел без аерым бер форматта остаханәләр һәм мастер-класслар оештырырга булдык, – диде Данис Шакиров.

«Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесе татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә 2023 елда өченче тапкыр уздырыла.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев