Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан – Аэропорт – Казан маршрутындагы поездлар яңа расписание буенча йөриячәк

Хәрәкәт графигы 18 нче декабрьдән үзгәрәчәк

Казан белән аэропорт арасында шәһәр яны поездлары 18 нче декабрьдән яңа расписание буенча йөриячәк. Хәрәкәт графигы техник сәбәпләр аркасында үзгәрәчәк.

6702 нче электричка Казан станциясеннән 7:59 сәгатьтә (10 минут соңрак) китәчәк, килүе 8:30 сәгатьтә көтелә. 6721 нче состав өчен Аэропорт станциясеннән китү 7:59 (бер минут алданрак) билгеләнгән. Поезд ТР башкаласына 8:33 сәгатьтә киләчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте. 

Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек әйләнәсе), «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм сайтта белергә мөмкин.

 

 KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев