Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда “Өлкәннәрне карау-тәрбияләү” мәктәбе ачылды

Урын өстендә ятучы өлкәннәрне карау-тәрбияләү буенча туганнарын укыту пилот проектында 60 татарстанлы катнашкан.

Урын өстендә ятучы татарстанлыларны гаиләдә калдыру мөмкинлеген саклау - мөһим бурычларның берсе. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Татарстанда “Өлкәннәрне карау-тәрбияләү” пилот проекты эшли башлады. Ул үз-үзләрен карый алмаган, олы яшьтәге туганнарны дөрес тәрбияләргә өйрәтә.

“Бу проект беренче чиратта үз-үзләрен карый алмаучы, олы яшьтәгеләрнең туганнарын аларны озак вакыт карау-тәрбияләүгә өйрәтүгә багышланган. Бу - “Олы яшьтәгеләрне карау-тәрбияләү мәктәбе”. Без бу проектны августта ачтык һәм инде 60 кешене укыттык. Ягъни, урын өстендә ятучы 60 татарстанлы интернатларга китмәде, ә аларны туганнары тәрбияли, дип әйтә алабыз”, - диде Эльмира Зарипова.

Моннан тыш, “Авыру кешене караучы хезмәте” дип аталган юнәлеш тә үсә, диде министр. “Республиканың ике районында - Зәйдә һәм Түбән Камада - пилот проекты буларак эшләп китте. Технологиясе гади: кешеләрне җыйдык һәм укыттык, нигездә пенсия яшенә җитеп килүче хатын-кызлар. Аларның күбесенең инде медицина өлкәсендә тәҗрибәсе булган”, - дип аңлатты министр.

Мондый хезмәт түләүле булачак, диде Эльмира Зарипова. Урын өстендә ятучы туганнарын теге яки бу сәбәп аркасында карый алмаучы гаиләләрнең финанс хәленә тулысынча туры килә алырлык. Бу юнәлеш үзенең кирәклеген күрсәтте, һәм республиканың башка район-шәһәрләрендә дә булачак.

Татарстанда туганнары башка төбәктә яшәгән яки якыннары бөтенләй калмаган пенсионерлар да аз түгел. 4,5 меңнән артык пенсионер һәм инвалид интернатларда яши. “2017 елдан алып, Татарстанда “Өлкән кешене гаиләгә алу” проекты тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта 36 кешене гаиләгә алдылар. Бүген алар, үзләренеке булмаса да, гаилә шартларында яши”, - диде Эльмира Зарипова.

Дәүләт мондый гаиләләргә матди яктан ярдәм итә. Башланган барлык проектлар да дәвам итәчәк. Республика киләсе елда үзенең инициативалары белән “Демография” федераль проектына керергә өметләнә. Федераль бюджеттан алынган өстәмә акчалар республиканың өлкән яшьтәге гражданнарына тагын да күбрәк файда китерә алачак.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эльмира зарипова өлкәннзр мәктәп