Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казан һәм Анталья социаль өлкәдә хезмәттәшлек турында килештеләр
Татарстан башкаласыннан делегацияне ноябрь аенда китап фестиваленә чакырдылар.
-
Кырымнан чуерташ, сәхнәдә цирк номерлары һәм сигез метрлы манара: «Елмай» паркы турында 10 факт
Киңлектә ел әйләнәсе йөрергә мөмкин – кыш көне монда гаилә ялы өчен активлык оештыралар.
-
Казанда элеккеге ветеринария институты бинасын реставрацияләү дәвам итә
Фасадта юкка чыккан декоратив һәм конструктив элементлар торгызылачак.
-
Казан циркы манежын төзекләндерү өчен яңа каучук катламы уйлап табылган
Казан циркы манежына җәю өчен уникаль каучук катламы эшләнгән. Шушы көннәрдә ул җәелеп бетәчәк һәм сезон 19 октябрьдә яңартылган манежда ачылачак.
-
Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узачак
2024нче елның 9нчы ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узачак.
-
Казанга Минскидан беренче өч яңа троллейбус китерделәр
Ел ахырына кадәр шәһәрдә мондый транспортның 39 берәмлеге йөри башлаячак.
-
Татарстан китап нәшрияты татар һәм башкорт язучыларының китапларын тәкъдим итте
«Ногай» кунакханәсендә Татарстан китап нәшрияты чыгарган татар һәм башкорт язучыларының яңа китаплары тәкъдим ителде.
-
“Мин – укытучы” Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Мин – укытучы” бәйгесен игълан иткән иде.
-
Казан мэры: «Безнең төп бурыч – халык белән аралашу»
Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә 77 мең тирәсе хәбәр һәм аңлатмалар калдырган.
-
Узган атнада Казанда 371 бала туган
Балаларга Мейсон, Рамир, Дарианна һәм Инес сирәк исемнәре биргәннәр.
-
Казанлыларга Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең дүрт чарасында эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр
Октябрьдә эш бирүчеләр көннәре һәм буш эш урыннары ярминкәләре шәһәрнең барлык районнарында узачак.
-
Ютазы районында ундүртенче мәчет ачылды
5 октябрьдә Ютазы районы Бәйрәкә авылында «Габделәхәт» мәчетенең тантаналы рәвештә ачылышы узды.
-
Арча районында «Ат көне»ндә узган «Аударыш» уены җиңүчеләре билгеле
Арча районы Яңа Кырлай авылында узган «Ат көне»ндә «Аударыш» уены оештырылды. Быел көрәшчеләр иярсез һәм иярле атларда көч сынашкан.
-
Ирада Әюпова: Төзелешнең финал өлешенә җиттек — Камал театры БРИКСка ачылачак
Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы быел вакытында ачылырга тиеш. Бу турыда мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга Мәдәният министрлыгына үткән брифингта әйтте.
-
Октябрь аеннан Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана
Октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел бушлай дәресләр барлык теләүчеләр өчен республиканың 600ләп мәчетендә һәм мәгърифәт үзәгендә үткәреләчәк. Ел саен курсларга 20 меңләп тыңлаучы йөри. Аларга 1200гә якын мөгаллим дини белем бирә.