Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Түбән Кама музеенда җирле рәссамнарның «Алар Ватан өчен көрәштеләр» күргәзмәсе эшли

Түбән Кама комплекслы музеенда Ватанны саклаучылар елын җирле рәссамнарның «Алар Ватан өчен көрәштеләр» күргәзмәсе белән ачтылар.

Экспозиция МХО геройларына һәм катнашучыларына, шулай ук төрле тарихи елларда Ватанны саклаган кешеләргә багышланган, – дип яза https://tat.e-nkama.ru сайты. 

Ачылышта шулай ук тыл геройлары – алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итүче волонтерлар турында да сөйләштеләр. Рәссам Илдус Мортазин үз хезмәтләре белән Җиңүне якынайтучы Лариса Орлова, Владимир Матвеев, Александр Ребров, Римма Корбанова һәм Фидаил Зарипов портретларын тәкъдим итте.

Сугышчыларыбыз имзасы төшерелгән флаглар күргәзмәнең үзәк элементларының берсе булды, аларны «Мәрхәмәтле йөрәкләр» проекты инициаторы Лариса Орлова җитәкләгән гуманитар ярдәм пункты тапшырган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев