Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

III «Гәүһәр» балалар фестивале «Сәйдәш» мәдәни үзәге сәхнәсендә узачак

Концерт номерларын 500 гә якын бала башкара.

12 февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә III «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. Ул татар мәдәниятенең берничә юнәлешен берләштерәчәк. Концерт номерларын 500 гә якын бала башкара, – дип хәбәр итә Казан Мэриясе

Проектта барлыгы 1000нән артык мәктәп укучысы һәм Казанның 250 балалар бакчасында тәрбияләнүче катнашты. Дүрт ай дәвамында, 2024 елның октябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр, алар татар биюенә, сүз сәнгатенә, җырга һәм милли музыка коралларында уйнарга өйрәнделәр. Дәресләр татар телендә үткәрелде. Балалар белән танылган артистлар, хореографлар, дикторлар, башкаручылар һәм музыкантлар эшләде.

Балалар фестиваленең сайлап алу туры 21 гыйнварда Казанның Башкарма комитетында узды. Катнашучыларны профессиональ жюри бәяләде, аның составына Татарстанның халык артисты, балетмейстер Таһир Латыйфуллин, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Татьяна Мифтахова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Артем Пискунов, Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек» театраль премиясе иясе Булат Гатауллин һәм «Апуш» балалар татар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Исегезгә төшерәбез, «Гәүһәр» проекты 2022 елдан Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Беренче сезонда бары тик ике юнәлеш тәкъдим ителде: хореография һәм сәхнә сөйләме, ә 2023 елдан җыр һәм халык музыка коралларында уйнау өстәлде. Беренче ике фестиваль «Чулпан» мәдәни үзәгендә узды.

Проектның максаты — туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятен таныту, балаларны сәнгатькә тарту.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев