Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Тормыш сөючәннәр» өчен чаңгы узышлары 1 һәм 2 февральдә оештырыла

Бу дисциплина буенча «Йөзьяшәрләр уеннары» финалы ай ахырында узачак.

Казанда «Йөзьяшәрләр уеннарыю Яшәү яме» спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары уздыру даталарын игълан иттеләр. Анда 55 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Ярышлар Үзәк стадионда узачак, – дип хәбәр итә Казан Мэриясе.

Шимбә көнне, 1 февральдә, ярышлар Идел буе, Вахитов һәм Совет районнары кешеләре арасында узачак. Беренчеләрен 10:00 сәгатьтә көтәчәкләр. Вахитов районы өчен узыш 12:30 да, ә Совет районында катнашучылар өчен – 15:00 сәгатьтә булачак.

Якшәмбе, 2 февральдә, үз көчләрен Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан чаңгычылар сынап карый ала. Беренче ярыш 9:00 сәгатькә билгеләнгән. Киров районы өчен трассалар 11:30 га әзерләнә. Авиатөзелеш районында яшәүчеләрне – 14:00, ә Яңа Савин районында – 16:30 сәгатьтә көтәләр.

Чаңгы ярышлары финалы 22 февральдә 10:00 сәгатьтә башланачак.

Катнашу өчен физик активлыкны рөхсәт итә торган табибтан белешмә кирәк. Графикта һава шартлары аркасында үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Йөзьяшәрләр уеннары» оештыручыларының матбугат хезмәтендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев