Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Әйдә безнең белән, балалар!»: Казан укучылары яраткан һөнәрләрен ясаячак һәм тематик экскурсияләргә барачак

Казан мэриясенең яңа проекты конкурсында катнашуга гаризалар 14 нче февральгә кадәр кабул ителә.

Казан мәктәпләре укучыларына «Мин кем булырга телим...» конкурсын оештыручылар үз хыялларындагы һөнәрне ясарга тәкъдим итә. Иң яхшы эшләр Казан мэриясенең «Әйдә безнең белән, балалар!» яңа проекты символикасы, шулай ук кызыклы экскурсия маршрутлары булдыру өчен илһам чыганагы булачак.

Яшь рәссамнарга 14 февральгә кадәр анкета тутырырга һәм үз иҗади эшенең фотографиясен беркетергә кирәк, – дип яза Казан Мэриясе

«Әйдә безнең белән, балалар!» проекты ярдәмендә Казан балалары үзләрен кызыксындырган һөнәрләр һәм белгечлекләр турында күбрәк белә, тематик экскурсияләрдә була алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Казанда «Әйдә безнең белән» проекты гамәлгә ашырыла. Экскурсияләрдә ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны зур шәһәрнең эчке төзелеше белән таныштыралар. Әйтик, соңгы очрашуларда катнашучылар өйдән чыгып киткәннән соң калдыкларның кая җибәрелүен, фатирларның ничек җылынуын белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев