Казанда «Мирас» татар музыкасы фестивале башланды
Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале башланды. Аның беренче концерты Фасил Әхмәтовның 90 еллыгына һәм Алмаз Монасыйповның 100 еллыгына багышланган иде.
Концертта Алмаз Монасыйповның «Муса Җәлил» симфония-поэмасы», Салих Сәйдәшевка музыкаль багышлау», «Хыяллар» оркестр өчен пьесасы, бәйрәм увертюрасы һәм җырлары яңгырады. Икенче бүлектә Фасил Әхмәтовның «Казан» симфониясе башкарылды, – дип яза «Татар-информ».
ТР дәүләт симфоник оркестры белән Тао Линь дирижерлык итте.
«Бүген Фасил Әхмәтов һәм Алмаз Монасыйпов музыкалары яңгырады. Минемчә, мондый фестивальләр булса безнең татар музыкасы тарихта калачак. Фестивальдә ел саен яңа музыка да, элеккеләре дә яңгырый. Фестивальнең алдагы концертларында яшь композиторларның да музыкасы яңгыраячак, минекен дә ишетерсез», – диде композитор Рәшит Кәлимуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Танылган композитор залда яшьләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә булуына игътибарны юнәлтеп, фестивальгә ихтыяҗ булуын әйтте.
«Минемчә бу фестиваль безгә бик кирәкле. Ни кызганыч – бу фестиваль елга бер генә уза, ярты ел саен булса тагын да әйбәтрәк булыр иде. Рөстәм Абязов та матур фестивальләр үткәрә. Безнең Дәүләт камера хоры да бар – аларның да татар музыкасы фестивале булырга тиеш дип уйлыйм», – диде ул.
- Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең сәнгать җитәкчесе - ТР дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры, профессор Александр Сладковский. Фестивальнең фәнни җитәкчесе – Казан дәүләт консерваториясе ректоры, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев.
- Фестивальнең чираттагы концертлары 8 һәм 12 февраль көннәрендә планлаштырылган.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев