Көнүзәк мәсьәлә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рационны тулыландыру һәм инфракызыл лампалар: Казан зоопаркында җәнлекләрне кышка ничек әзерлиләр
Салкыннар башлану белән зооботаника бакчасы белгечләре җылы яратучы җәнлекләрне эчке вольерларга күчерә башладылар.
-
Мөфти Фәрит хәзрәт Сәлмән авыр чакта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте
«Татар-информ» хәбәрчесе соравы буенча Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры, мөфти Фәрит хәзрәт Сәлмән авыр вакытта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте.
-
Татарстанда мобилизация игълан ителү турында хәрби комиссар приказы – тулы текст
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин республика территориясендә өлешчә мобилизация игълан ителү турында приказ чыгарды.
-
Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте
«Мобилизация чаралары бүген - 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде.
-
Әзһәр Шакиров: Хәзерге вакытта Тинчурин белән Сәйдәшев дәрәҗәсендә язылган әсәр юк
«Әгәр дә исән булып, яшәгән булсалар академия театры бөтенләй икенче югарылыкка күтәрелгән булыр иде», - диде артист.
-
Айнур Тимерханов: Докторантурада укымыйча гыйльми дәрәҗә алу форматын булдырдык
Яңа формат хатын-кызларга да ислам фәннәре докторы булу мөмкинлеген ача.
-
Башкортстанда XIX гасыр ахырында яшәгән мәгърифәтче Габдулла Сәеди кулъязмалары табылган
Башкортстанда Габдулла Сәединең XIX гасыр кулъязмалары табылган. Бу иске төрки телендә каллиграфик кулъязмада язылган ике зур китап. Табыш турында республика Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бәдранов хәбәр итте, дип яза «Башинформ».
-
Мәскәү ислам институты «Сәхих әл-Бохари» тәрҗемәсенә экспертиза ясамау сәбәбен аңлатты
«Мәскәү ислам институты «Сәхих әл-Бохари» экспертизасын уздыруга телдән дә, язма ризалык та бирмәде, чөнки аның комплекслы экспертиза уздырырга законлы вәкаләтләре юк», - диелә ректорат мөрәҗәгатендә.
-
Волгоград өлкәсе Малай авылы тәрбиячесе балалар бакчасында татар төркеме ачарга тели
«Авыл мәктәбендә татар теле, татар халкы, Татарстан һәм безнең авыл тарихын укыталар. Укучылар гына түгел, авыл халкы шушы дәрескә укырга йөри», - диде Аделия Бекмаметова.
-
Казанда яңа уку елында мәктәп туклануы өчен түләүләрне арттырмаячаклар
Барлык мәктәпләрдә дә «Ата-аналар контроле журналы» проекты эшләвен дәвам итәчәк.
-
Азкомплектлы авыл мәктәбендә дә профильле укытып була
Белем дәрәҗәсенең сыйфаты, укучы балаларны реаль тормышка әзерләү мәсьәләсе укытучыларны да, галимнәрне дә күптәннән бирле борчып килә. Бүгенге көндә, иҗтимагый-икътисади тормыш рәвеше тамырдан үзгәргән чорда, ул аеруча әһәмиятле, тормышчан төсмер ала. Эш бирүче тарафыннан нинди дә булса белгечнең әзерлек дәрәҗәсенә таләпләрнең арта төшүе дә бәхәссез. Ә менә белгечнең әзерлеге күп очракта мәктәптә алган белемнәре дәрәҗәсенә бәйле.
-
Чаллыда яман шеш авыруларын яңа ысул белән дәвалый башладылар
Брахитерапия югары төгәллек белән нурлар ярдәмендә дәвалау мөмкинлеге бирә.
-
Фирдүс Тямаев: Сабантуйның милли йөзе югалуында артистларның гаебе юк
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Сабан туеның милли йөзе югалуның сәбәбе, артистларга мөнәсәбәт турында фикерләре белән уртаклашты.
-
Татарстанстат баланы беренче сыйныфка әзерләү бәясен исәпләп чыгарган
Быел Татарстанда малайлар өчен беренче сыйныф укучысының база җыелмасы (өс киеме, аяк киеме, шулай ук мәктәп һәм канцелярия әсбаплары), кызларныкына караганда 3 меңгә арзанрак булган. Әлеге мәгълүматларны Татарстанстат оешмасы чыгарды.
-
Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрдә «Татарстанның дәүләт теле - татар теле» предметы кертелә
2022 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләренең уку планнарында әти-әниләрнең сайлап алуы нигезендә «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле» предметы кертеләчәк.