Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанстат баланы беренче сыйныфка әзерләү бәясен исәпләп чыгарган

Быел Татарстанда малайлар өчен беренче сыйныф укучысының база җыелмасы (өс киеме, аяк киеме, шулай ук мәктәп һәм канцелярия әсбаплары), кызларныкына караганда 3 меңгә арзанрак булган. Әлеге мәгълүматларны Татарстанстат оешмасы чыгарды.

Статистика буенча, малайларны беренче сыйныфка әзерләү уртача 18,7 меңгә, ә кызларны әзерләү 21,8 меңгә чыга. Узган елның шушы ае белән чагыштырганда, мондый җыелмаларның бәясе быелның июлендә 8,7, һәм 6,5 процентка арткан.

База җыелмасына спорт костюмы, ике футболка, биш пар оек яки гольф, өч пар колготки һәм һәр сезон өчен берәр пар аяк киеме керә. Моннан тыш, малайларга ике пар чалбар һәм өч күлмәк, ә кызларга – өч блузка, ике күлмәк һәм ике итәк тә кирәк.

Шулай ук җыелмага биш дәреслек һәм дүрт дәфтәр, бишәр карандаш һәм ручка, фломастерлар җыелмасы һәм альбом да керә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның июле белән чагыштырганда, быелның июлендә мәктәп дәфтәрләре 67 процентка (бер данә өчен 10 сумга), ә шариклы авторучкалар 32 процентка (20 сумга) арткан. Рәсем ясау өчен альбомнар 94 сум (28 процентка кыйммәтләнгән) тора, ә мәктәп букчасы 3,2 процентка кыйммәтрәк – 2,2 мең сум тора.

Карандашлар һәм фломастерлар җыелмасы шушы вакыт эчендә 18 һәм 16 процентка кыйммәтләнгән. Бер карандаш 17 сумга һәм бер кап фломастер 144 сум тора. Ә дәреслекләр 8,3 процентка – 463 сумга арткан.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев