Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Башкортстанда XIX гасыр ахырында яшәгән мәгърифәтче Габдулла Сәеди кулъязмалары табылган

Башкортстанда Габдулла Сәединең XIX гасыр кулъязмалары табылган. Бу иске төрки телендә каллиграфик кулъязмада язылган ике зур китап. Табыш турында республика Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бәдранов хәбәр итте, дип яза «Башинформ».

«Берничә атна элек Габдулла Сәеди турында язган идем, бүген миңа аның кулъязмаларын китереп бирделәр. Бу дәфтәрләр, һичшиксез, халкыбызның һәм Ислам дине тарихын өйрәнү өчен фәнни кызыксыну уята. Минем кулымда XIX гасырда язылган китаплар – бик дулкынландыра», – дип язган социаль челтәрдә Азат Бәдранов.

Кулъязмалар сканерлау өчен Башкортстан Республикасының Милли китапханәсе директоры Марат Зөлкарнаевка тапшырылды. Алга таба бу чыганакларны фәнни әйләнешкә кертү өчен тикшерүчеләр һәм тәрҗемәчеләр белән эш башланачак, диелә хәбәрдә.

  • Мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Габдулла Сәеди XIX гасыр ахырында Баймак районы Муллакай авылында яшәгән һәм эшләгән. Үз вакыты өчен ул бик абруйлы һәм прогрессив шәхес булган. Ул елына 400ләп кеше укыган. Үз мәдрәсәсендә ул дини фәннәрне генә түгел, геология, тау эшләре, химия һәм башка фәннәр нигезләрен дә укыткан. Ел саен Россия төбәкләреннән һәм Үзәк Азия илләреннән килгән хаҗилар Габдулла Сәединең каберенә киләләр.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев