Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Мөфти Фәрит хәзрәт Сәлмән авыр чакта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте

«Татар-информ» хәбәрчесе соравы буенча Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры, мөфти Фәрит хәзрәт Сәлмән авыр вакытта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте.

Бу көннәрдә Татарстан районнарыннан өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләрне әзерлек пунктларына туплыйлар. Егетләрнең якыннары моны авыр кабул итә.

«Адәм баласына Аллаһы Тәгалә язганнан башка бернәрсә дә булмый. Гомере озын булса, ул теләсә каян, «кургаш яңгыры» яуган җирдән дә, исән-сау кайта, ә вакыты җиткән икән, монда да егылып, җан бирә. Шуңа күрә, беренчедән, Аллаһның тәкъдиренә иманны нык тотарга кирәк. Икенчедән, өметне өзмәскә кирәк. Өметсез иблис кенә була. Өченчедән, мөселман кешесе киләчәкне уйлап яши. Бу очракта Аллаһ сынаулар үткәндә җиңеллеген бирә», - диде Фәрит хәзрәт Сәлмән «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев