Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Мәскәү ислам институты «Сәхих әл-Бохари» тәрҗемәсенә экспертиза ясамау сәбәбен аңлатты

«Мәскәү ислам институты «Сәхих әл-Бохари» экспертизасын уздыруга телдән дә, язма ризалык та бирмәде, чөнки аның комплекслы экспертиза уздырырга законлы вәкаләтләре юк», - диелә ректорат мөрәҗәгатендә.

Мәскәү ислам институты ректораты «Сәхих әл-Бохари» җыентыгының суд тарафыннан тыелган тәрҗемәсенә ни өчен экспертиза ясамаган булуын аңлатты. Аңлатма Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте сайтында чыкты.

  • «Сәхих әл-Бохари» - ул хәдисләр җыентыгы. Мөселманнар өчен Коръәннән кала икенче урында торган изге китап санала. Аның башка басмалары һәм тәрҗемәләре ил территориясендә тыелмаган.

Лаеш районы суды карары нигезендә Россия Юстиция министрлыгы «Сәхих әл-Бохари» җыентыгының Абдулла Нирша тәрҗемә иткән басмасын (5 нче басма, М.: Умма, 2007) экстремистик материаллар исемлегенә кертте.

Чечня Республикасы мөфтие Сәләх Межиев «Сәхих әл-Бохари» җыентыгын экстремистик материаллар исемлегенә кертелүдә Мәскәү ислам институты гаепле дигән иде. «Мәскәү ислам институты ел ярым дәвамында эндәшмәде, игътибарсыз калдырды. Бернәрсә дә әйтмәделәр. Шуннан соң суд Казанның төбәкара экспертиза үзәгенә хат җибәргән. Һәм әлеге изге китапны экстремистик китаплар исемлегенә керткәннәр», – диде Сәләх Межиев.

Мәскәү ислам институты ректораты җаваплылыкны институт өстенә аударуны яла ягу һәм ислам мәгарифе үсешенә каршы эшләнгән максатчан мәгълүмати кампания дип атады.

«Мәскәү ислам институты «Сәхих әл-Бохари» экспертизасын уздыруга телдән дә, язма ризалык та бирмәде, чөнки аның комплекслы экспертиза уздырырга законлы вәкаләтләре юк, әмма ул экспертлар эзләүдә адвокатлар төркеменә ярдәм итү өчен үзеннән торган бөтен нәрсәне эшләде. Судта җиңелгән эш өчен җаваплылык, барыннан да элек, җавапчы һәм аның вәкилләре өстендә», - диелә ректорат мөрәҗәгатендә.

Яңа уку елы башында барлыкка килгән пычратучы мәгълүмати кампания институт тарафыннан сәяси заказ буларак кабул ителә, диелә белдерүдә.

«Россиянең хөрмәтле дин һәм сәясәт эшлеклеләре Россия мөселманнарының рухани лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдингә һәм ул кайгырткан югары уку йортына яла ягуны чынга кабул итүләре кызганыч», - дип тәмамлана ректорат мөрәҗәгате.

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев