Рационны тулыландыру һәм инфракызыл лампалар: Казан зоопаркында җәнлекләрне кышка ничек әзерлиләр
Салкыннар башлану белән зооботаника бакчасы белгечләре җылы яратучы җәнлекләрне эчке вольерларга күчерә башладылар.
Беренче салкыннар башлану белән Казан зоопаркында җәнлекләрне тоту шартлары үзгәрә: анда яшәүчеләр күп итеп ашый башлый һәм эчке җылы вольерларга күчәләр. Гәүдә авырлыгын план буенча арттыру, кышкы шартлар һәм карда уйнарга яратучы җәнлекләр турында Казан зоопаркының зооинженеры Наталья Петрова сөйләде.
Җылы бүлмәләргә күчү – җәнлекнең аерым төренә бәйле индивидуаль процесс. Әйтик, Африка генетталары һәм кош-кортлар эчке вольерларга беренчеләрдән булып күчтеләр, алар инде +10 нан +12 гә кадәр температурада үзләрен уңайсыз хис итә. Шул ук вакытта зооботаника бакчасындагы кайбер җәнлекләр җәйге «өйләрен» салкыннар башлангач кына калдыра, аларга +3 градуска кадәр температураны түзеп торучы һәм әлегәчә үз бассейннарында коенучы камаларны кертергә мөмкин.
Урам вольерларында салкыннарны тыныч кына түзә торган хайваннарга ерткыч кошлар, Ерак Көнчыгыш мәчеләре, җирән селәүсеннәр, харзалар, ягъни түбән температурага яраклашкан җәнлекләр керә. «Шул ук вакытта аларның вольерларында җылылык бар – эчтә җил үткәрми торган өйләр куелган, ә температура аеруча түбән булганда, салам салабыз һәм булган ярыкларны каплап бетерәбез», – дип билгеләде Наталья Петрова. Аның сүзләренчә, зоопарк хезмәткәрләре җәнлекләрнең вольерларын җылытырга тырыша, ә аларның кайберләре өчен, әйтик, генетта өчен хәтта инфракызыл лампаларны да кабызалар.
Зооботаника бакчасында җылыту сезоны башланды инде. Учреждениенең тарихи өлешендә вольерларда җылылык Казандагы балалар бакчалары һәм мәктәпләре белән бер үк вакытта бирелә, ә зоопаркның яңа территориясендә шәхси җылылык вентиляциясе һәм идән җылытуы бар, алар кирәк булганда кулланыла.
Зооинженер сөйләгәнчә, салкыннар башлану белән зоопаркта яшәүчеләрнең туклану рационы да үзгәрә. Бик түбән температурада хезмәткәрләр җәнлекләрне ешрак ашатырга тырышалар. «Без гадәттә селәүсенгә төрле итнең берничә кисәген бирәбез, ләкин кышын алай эшләп булмый – селәүсен бер кисәкне ашаганда, икенчесе туңарга мөмкин, җәнлек аны чәйни алмый, шуңа күрә берничә өлешкә бүләргә тырышабыз», – дип сөйләде Наталья Петрова. Ул шулай ук елның салкын вакытында кайбер җәнлекләрнең рационын арттыруларын җиткерде. Бу, нигездә, урам вольерларында кышлаучы җәнлекләргә кагыла. «Салкыннар вакытында алар сәламәтлекләрен саклау өчен күбрәк азык алалар», – дип аңлатты зооинженер.
Кызыклы факт: кыш көне җылы яратучы арыслан һәм гепардларны очратырга мөмкин. Африкадан булуларына карамастан, алар карда уйнарга яраталар һәм хәтта минус 20 градус температурада да йөри алалар. «Салкынны тәвә кошлары да яхшы кичерә. Бу аларның төп яшәү урыны белән бәйле, анда температуралар кискен төшәргә мөмкин. Тәвә кошлары да кышын урамда йөри ала», – дип сөйләде Наталья Петрова.
Кыш көне зоопаркта көрән аю Фома гына йоклый. Озак вакытлы йокыга әзерләнергә аңа зоопарк хезмәткәрләре булыша, алар Фоманы көчәйтелгән туклануга күчерәләр. Аю май җыя, һәм бу аңа салкынны «йоклап уздырырга» булыша. Наталья Петрова билгеләп үткәнчә, Фома иртә йокыга китә һәм уяна икән, бервакыт ул 23 нче февральдә үк уянган. Көрән аюның йокысы өзелгән очраклар да булгалый, гадәттә бу язга якынлашканда була. «Һава температурасы күтәрелә һәм Фома уяна, әмма бу әле тулысынча уянып бетү түгел. Аңа су эчәр өчен кар бирү дә җитә, һәм ул тагы берничә көн йоклый», – диде зооинженер. Ул аюның уянуын язның тиз килүе күрсәткече булып тора дип аңлатты.
Наталья Петрова шулай ук зоопаркта көрән ана аю яшәвен җиткерде, әмма ул кышын беркайчан да йокламый икән. «Ул җитәрлек дәрәҗәдә май туплауга карамастан, күтәренке кәефле һәм бик актив», – диде зооинженер.
Кыш айларында янутлар да йокларга мөмкин, ләкин аларның йокысын тулы йокы дип атап булмый. Әгәр дә урамда бик салкын булса, янутлар 2-3 көн өйләреннән чыкмаска мөмкин, анда алар бер-берсен җылыту өчен бергәләшеп йоклыйлар. Бу вакытта алар ашамый һәм бик тыныч кына яталар, салкыннарны кичерү өчен вакытлыча черем итеп алалар дип әйтергә мөмкин. Янутлар да, кыш җиткәч, нык итеп ашый башлыйлар, бу аларга кыска йокыга чумарга мөмкинлек бирә.
Кышкы йокыга әзерләнү – җаваплы эш, әгәр җәнлек җитәрлек запас эзерләмәсә, ул иртәрәк уянырга мөмкин. Зоопарк шартларында мондый хәл була алмый, чөнки белгечләр туклану рационын тикшерә һәм аны даими исәпләп торалар. «Җәнлек үзенә кирәк булганын гына ала, ризыкның бер өлешен калдыра, чөнки тамагы туйган була», – ди Наталья Петрова.
Исегезгә төшерәбез, Казан зооботаника бакчасында 576 җәнлек – имезүчеләр, кошлар, сөйрәлүчеләр, балыклар бар. Аларны көн саен 8:30 дан 17:00 гә кадәр карап була. Керү билетлар буенча башкарыла.
Юлия Летникова
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев