19 июль 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк
Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 28 (2018)
Ил-көн берүк имин торсын, - Печәнгә төшкән халык!
-
Мәхәббәт рәссамы
(Эрот Зариповның тууына 80 ел)
-
Ленар Шәех: Иелгән башны күтәреп, Горур атлый башлыйм…
* * * Татарымның күңелендә Каян икән бу моң? Халык җырын тыңладым да Бер мизгелгә тындым.
-
Миләүшәнең туган көне
«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында җәйнең җиләкләр пешкән, печәннәр өлгергән бик матур бер вакытында дөньяга килгән актриса Миләүшә Фәйзрахманованың юбилей кичәсе узды. Иң элек артистканы котладылар, аннары «Өрә белмәгән көчек» спектаклен күрсәттеләр. Әмма башка көннәрдән аермалы буларак, бу юлы нәни тамашачылар белән бергә залга Миләүшә ханымның туганнары, дуслары, иҗатына мөкиббән язучы, драматурглар, иҗатташлары җыелган иде.
-
«Нигез» уңыш китерә
Түбән Камада яшәүче Һидиятовлар гаиләсенә июнь аенда шатлыклы хәбәр килеп ирешә: шәһәрнең 24 нче интернат-лицеенда V сыйныфны тәмамлаган уллары Илнар “Тарас Шевченко халыкларны берләштерә” халыкара бәйгесендә, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең “Нигез” повестеннан татар телендә өзек сөйләп, Гран-прига лаек булган. Шушы көннәрдә “Мәдәни җомга” газетасының редакциясендә Илнарның әнисе Зәлия Төхвәтова, 24 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Мөхетдинова, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев һәм Илнар Һидиятов белән очраштык.
-
Айга кырын карама (21 июль – 27 июль)
21 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.11 сәгатьтә калка, 23.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.42 сәгать.
-
Бүгенге авыл – сугыш үткән кебек
Халыкка тегесе җитми, монысы җитми – хәзер бөтен җирдә шул моң-зар. Бензин хакы да арта, пенсия яшен кеше ул яшькә җитә күрмәсен дигәндәй арттыралар. Бала тәрбияләгән кешегә бигрәк тә авыр. Чөнки мәктәбе дә, ясле-бакчасы да балалар аркылы ата-ана кесәсенә керә. Шәһәрләрдә кибетләр саны, даруханәләре дә чүпрә кебек күпергәннән-күперә.