Мәдәни җомга

 «Нигез» уңыш китерә

Түбән Камада яшәүче Һидиятовлар гаиләсенә июнь аенда шатлыклы хәбәр килеп ирешә: шәһәрнең 24 нче интернат-лицеенда V сыйныфны тәмамлаган уллары Илнар “Тарас Шевченко халыкларны берләштерә” халыкара бәйгесендә, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең “Нигез” повестеннан татар телендә өзек сөйләп,  Гран-прига лаек булган. Шушы көннәрдә “Мәдәни җомга” газетасының редакциясендә Илнарның әнисе Зәлия Төхвәтова, 24 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Мөхетдинова, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев һәм Илнар Һидиятов белән очраштык.

Илнар сәнгатьне яратуы белән аерылып тора. Әнисе Зәлия, әтисе Рафаэль кечкенәдән шуклыгы белән аерым игътибарны таләп иткән улларын хореография сәнгате белән мавыктырып та карый. Әмма Илнарның җыр һәм сәнгатьле сөйләүне үз итүе ачыклана. Ул музыка мәктәбендә вокал буенча дәресләргә йөри башлый, шул ук вакытта аның шигырьләр ятларга, аннары аларны сөйләргә һәвәслеге дә беленә. 

Малай конкурсларда биш яшеннән үк  катнаша, Түбән Кама шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткән "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен!” дигән беренче бәйгедә үк, Разил Вәлиевнең “Икеле” шигырен яңгыратып, җиңүче булып таныла. Аннары “Туган телем – серле тел” республика конкурсында ел саен сәнгатьле сөйләмдә үзенең сәләтен  күрсәтә башлый. Быел бу конкурста 40  районнан 600дән артык укучы катнашкан. Илнар быел да бәйгедә җиңүче исеменә ия булган.  Бу көннәрдә Илнар Анапа шәһәрендә үткән “Полифония сердец – Радуга талантов” халыкара конкурста да Гран-при алып кайткан. Бу юлы  аңа Муса Җәлил  шигырьләренә язылган җырлар башкаруы уңыш китергән. 

Илнар укытучыларыннан да уңган. Татар мохите яшәгән, информатика һәм математика юнәлешенә йөз тоткан лицейда телләрне өйрәнүгә дә әһәмият бирелә. Төрек, инглиз, татар телләрен,  үзара аралашу чарасы итеп өйрәнәләр. 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Мөхетдинова да сәләтле укучысына игътибар итә. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты ел саен үткәрә торган “Туган ягыңны Шевченко һәм Тукай кебек бел һәм ярат”  дигән  конкурста да катнашып, көчләрен сынап карарга ниятлиләр. Илнар анда икенче урынны яулый.  Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты үзе  И. Һидиятовның видеоэшен Украинаның Киев шәһәрендә үткәрелә торган  “Тарас Шевченко халыкларны берләштерә” бәйгесенә җибәрергә тәкъдим итә. Анда катнашучыларның иҗаты читтән торып, аларга җибәрелгән видеолар аша бәяләнә. Нигезләмәдә роликның башка телдә булуы да таләп ителә.  

 Әсәрне укытучысы Зөһрә Мөхетдинова белән бергәләп сайлыйлар. Марсель Галиевнең VII сыйныфлар өчен укыту программасына кертелгән “Нигез” повестеннан өзек  күңелләренә хуш килә. Зәлия ханым исә әсәрне укыганда елап ук җибәрә. Аның үз әтисе Сөнгать тә Бөек Ватан сугышында Германиянең Кельн шәһәрендә әсирлектә булган. Аннары әсәрдә туган як, туган нигезнең кадере бик тә сәгадәтле, күңелләрне кузгатырлык итеп укучыга җиткерелә. Соңгы елларда авылларын, ата-ана йортын ташлап, читкә китәргә ашкынган яшьләргә әсәр үзе зур бер дәрес кебек. 

Повестьның әни турындагы өлеше алына. “Нигез” – татар авылының милли рухын, әниләргә булган мәхәббәтне һәм татар аналарының балаларын ничек тәрбияләвен күрсәтүче әсәр. Анда язучы күтәрелгән фикерен укучыга җиңел тел белән җиткерә. “Минем әни, гадәттә, коры гына сөйләшә. Аркамнан да сөйми, иркә сүзләр дә әйтми. Ләкин беренче карашка гына шулай кырыс булып күренә ул”, – дип татар әниләренең холкын ачып күрсәтә”, – дип сөйли Зөһрә Мөхетдинова. 

“Нигез”нең тәэсирле һәм уйландыручан булуында аның тормышта булган вакыйгага нигезләнеп язылуындадыр, мөгаен. Әсәрдә төп герой исә автор үзе.   

Повестьны  Илнар үзе дә бик  яратып укый,  ятлый. Аны сөйләгәндә, үзе кайтып йөргән Зәй районы, андагы Олыҗы авылы күз алдыннан үтә. Анда шундый ук чишмә челтери, таулар дәшеп тора, әсәрдәгечә чирәмле тыкрыклары да бар,  инеш буенда тал-тирәкләр үсә. Моннан тыш әсәрне “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры да баетып  җибәрә. Нигезләмәдә таләп ителгән биш минутта И. Һидиятов җырлый да, әсәрнең сайланган өлешен яттан сөйли дә. 

Жюри Илнарның иҗатын, дөньяның 20 мәмләкәтеннән  – Австралия, Кипр, Һиндстан, Иордания, Канада, Португалия һ.б. илләрдән килгән 157 видеоролик арасыннан аерып,  Гран-прига лаек, дип тапкан.  Быел җиңүчеләр “Наживо”, “Видеоформат”, “Мой Шевченко”, шулай ук ике яңа категория – “Память” һәм “Вне времени” номинацияләрендә билгеләнгән. 

Билгеле ки, һәр бала киләчәккә уй-хыяллар белән яши. Илнар да киләчәктә үзен танытмый калмас әле.  

Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: