Ленар Шәех: Иелгән башны күтәреп, Горур атлый башлыйм…
* * * Татарымның күңелендә Каян икән бу моң? Халык җырын тыңладым да Бер мизгелгә тындым.
Үзеннән-үзе яшьләнә,
Моңга тула күзләр.
Бу җырны бер ишеткәннәр
Кабат кайтып эзләр.
Моң эзеннән мин дә барам
Үткәннәргә таба.
Каршы ала түбәтәйле
Яшьләр, бала-чага.
Кулларында тальян гармун,
Гөслә, думбыралар.
Скрипкада сыздырып,
Гамьгә чумдыралар.
Курай, сазда, кубызларда
Алар тарта, чиртә...
Күңелемне милли җырлар
Сыза кичен, иртә.
Ераккарак, тирәнгәрәк
Моңлы караш ташлыйм.
Иелгән башны күтәреп,
Горур атлый башлыйм.
Атламассың, бәгыреңне
Сыкратса бу көйләр.
Күзләремнән ачы-ачы
Яшьләр тәгәриләр.
Татар түккән күз яшьләрен
Әгәр алсаң җыеп,
Бетмәс алар елгага да,
Дәрьяга да сыеп.
Ә җырларга сыйган бит, әй,
Сүзләр монда артык.
Дәвер аша килә татар
Сагышларын тартып.
Өзә генә үзәгемне
Җырның гел шулары...
Ул көйләрдә сызылып ята
Халкым борчулары.
Җиңелүләр, чигенүләр
Хатирәсе анда.
Гаҗизләнү, нәүмизләнү
Хисе яши җанда.
Татарымның күңелендә
Каян бу моң, димә...
Киләчәккә горур атла
Һәм башыңны имә!..
* * *
Зөлфия Камалованың «Сабый кебек» җырын тыңлаганда...
Без бетәрбез микән инде,
Тарих безне онытырмы?..
Болай да бит күпме көннәр,
Күпме еллар онытылды?!
Хәтердән сызып ташладык
Һәм җаннан сыгып ташладык,
Ярый әле тилермәдек,
Ярый әле саташмадык!
Күп мизгелне мәҗбүр булдык
Ирексездән онытырга.
Вакыт шундый нәрсә инде,
Хәтерләтә, оныттыра.
Вакыт – кырыс.
Сакланганны
Саклап кала Алла гына.
Киләчәк – кул сузым ара,
Монда гына, алда гына.
Без бетәрбез микән инде?..
Ә бетәсе килми бер дә.
Без көрәштек, без тартыштык
Һәммәбез дә бергә-бергә.
Без җырладык, без еладык
Сөенечтән, көенечтән.
Без – язмышның иң ачы һәм
Иң-иң татлы көен эчкән.
Без бетәрбез микән инде?.. –
Дәшмә, күзең карга чукыр!..
Мин ышанам: бу шигырьне
Кем дә булса алып укыр...
Кем дә булса алып укыр...
* * *
Флера апа Сафиуллинага
Декабрьнең моңсу салкын көне,
Бөтен дөнья инде гел актан.
Милләтемнең асыл кызы булган
Галимәне эзлим ерактан.
Бураны да бүген тынып калган...
Кемдер чыкты тулай торактан.
Татарымның йөз аклыгы булган
Остазымны күзлим ерактан.
Тел язмышы җирдә аунаганда
Кайтып килү түгел кунактан.
Күңелемнең нечкә кылы булган
Ак апамны эзлим ерактан.
Казан буйлап җил-җил чаба иде –
Бауман, Кремль, уң як Болактан...
Милләтемә гомер бүләк иткән
Фидакарьне күзлим ерактан.
Декабрьнең моңсу салкын көне
Бер дә китмәс төсле бу яктан.
Кайтмаска дип мәңгелеккә киттең,
Мин кул болгап калдым... ерактан.
Ике Салих
Бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев һәм
аның рухи шәкерте Салих Шамов истәлегенә
Татар моңы яшәешнең
Үзәгеннән тора тамып.
Күңелемдә ике Салих:
Берсе – Сәйдәш, берсе – Шамов.
Берсе бөек көй остасы,
Милләтемнең газиз улы.
Аның көе уйнаганда
Йөрәк ярсу, күңел тулы.
Сәйдәш моңы агылганда
Беркем йөрмәс күнәр-күнмәс...
Үткәннәрдән килә аваз:
«Без кабызган утлар сүнмәс!..»
«Әдрән диңгез», «Хуш, авылым!»
Җанны айкый астын-өскә.
Кабатланмас Сәйдәш маршы
Кояш кебек якты төстә!..
Җанатары икенчесе
Якты Сәйдәш көйләренең.
Серен белә чал тарихның,
Яңа бистә өйләренең.
Күпне күргән, күпне белгән
Туксан яшьлек Салих ага
Якты Сәйдәш турындагы
Китап булып җанга кага.
Сәйдәш моңы киләчәккә
Язгы җилдәй очып барсын!
Чуар дөнья уртасында
Татар «Без!» дип тамак ярсын!
«Без Тукайлы!» «Без Сәйдәшле!»
«Без Җәлилле бөек халык!» –
Дисен татар, тыңласыннар
Шаклар катып, таңнар калып.
Ә китаплар чыгып торсын,
Истәлекләр саклансыннар.
Шамов кебек фидакарьләр
Узган юллар аклансыннар!
Чорлар аша татар моңы
Ургый-ургый тора агып.
Күңелемдә ике Салих:
Берсе – Сәйдәш, берсе – Шамов.
Туфаннар
Хәсән Туфан
һәм Туфан Миңнуллин рухына
Туфан килә, туфан калка, дибез,
Туфан баса, дибез, дөньяны.
Татар гавамының Туфаннарын
Җаным-тәнем белән тоямын!
Туфан – шагыйрь, Туфан – сәхнә күрке,
Икесе дә олпат алыплар.
Мәгърур бөекләре белән тагын
Лаф орамы башка халыклар?
Ике Туфан, татар Туфаннары –
Күзе кызсын чит-ят милләтнең!..
«Күңелләрдә кояш булып яна
Икесе тиң!» – диеп, ил әйтте.
Ватан дәште, зәңгәр күккә карап,
Туфаннарга дога укыды,
Бер Аллаһка сәҗдә, рәхмәт кылды...
Ап-ак болытларны җил куды.
Баш очында – болыт агышлары,
Татар юлы – кояш гомере.
Тау башында шаулый имәннәре,
Учагында көйри күмере.
Туфан килә, туфан калка, дибез,
Туфан күмә, дибез, җиһанны.
Йөрәгемдә ак кулъяулык белән
Төреп йөртәм ике Туфанны.
Туфан – шагыйрь, Туфан – сәхнә күрке,
Килерләрме тагын Туфаннар?
Янә калкыр алар. Язмыш исә:
«Татар барда, – дияр, – Туфан бар!..» –
Кабат-кабат таңнар атарлар. –
«Туфан барда, – дияр, – татар бар!..»
* * *
Хәлең ничек, урыслашкан кавем,
Кырыслашкан кавем?..
Төркилектән һаман качасыңмы,
«Мин – урыс!» дип һаман шашасыңмы?.. –
Хәтер сорый үзенекен, геннар сорый,
Кем соң әйтте: хәтер үлә, хәтер корый!?
Кан хәтере яши, җан хәтере,
Үзәгеңдә татарлыгың һаман тере!
Аннан качып, баш тартып булмый шул,
Җан барыбер канны тыңлый шул!
Күпме генә телең йотылмасын,
Миллилегең изелмәсен, сытылмасын,
Күпме генә үткәнеңне җиргә күммә,
Йөрәгеңне кыбырсыта тик бер җөмлә:
«Син – татар!..» – Уңга китсәң дә, сулга...
Салсаң да син татарлыгың утка, суга...
«Син – татар!..» – Телең татар булмаса да,
Заман синең үзаңыңны урласа да!
«Син – татар!..» – Төшләреңә кереп уятамы?
Башка милләт арасында күзеңдәге
Нур сатамы?
Маңгайдагы җөй сатамы?.. –
Юк! Бу сафсата да түгел, бу – өн!
Язмыш сиңа әйткән: син бет, бүлен,
Юкка чык, башка милләтләрне үрчет!..
Кулыңда барыбер калган бер җеп –
Төркилектән, татарлыктан килгән хәтер...
Тыңлап кара, уйлап кара – ул ни әйтер?..
Милли, милли миллионнар...
Тонна-тонна иген игәбез ләй,
Хезмәт диеп тирне түгәбез.
Ферма нигезләрен ныгытканда
Очып киткән икән түбәбез.
Баррель-баррель нефть алабыз лай,
Көн-төн эшләп арып-талабыз.
Нефть елгалары агып барган
Офыкларга карап калабыз.
Милли, милли миллионнар,
Милли, милли миллиардлар
Кай якка агып бара? –
Бар, әнә, табып кара!
Уйга баткан яңа татар ире:
«Бабамнарның гектар-гектар җире
Йөз ел элек тартып алынган лай,
Ә хәзер соң кайтмас микән кире?
Унбиш аты, илле сарыгы лай,
Ул исәпсез кош-корт халыгы,
Утыз сыер, ике тегермәне,
Елгасында йөзгән балыгы?..»
Милли, милли миллионнар,
Милли, милли миллиардлар
Кай тарафта юк булган,
Абзыйлармы шук булган?
«Бу байлыклар кабат миңа кайтса,
Үз җиремдә булыр идем патша.
Кесәләрдән ташып торыр иде
Милли миллионнар, милли акча.
Мәчет-мәдрәсәсен ачар идем,
Иганәле юлга басар идем,
Татарымны, аң-гыйлемле итеп,
Иң алдынгы милләт ясар идем».
Милли, милли миллионнар,
Милли, милли миллиардлар
Нинди йонлы кулларда?
Юллап йөрим юлларда.
Букча-букча акча эшлибез ләй,
Терсәкләрне тотып тешлибез,
Бөек аталарга рәхмәт укып,
Алга карый-карый кешнибез.
Букча-букча акча агып бара,
Тамчылары безгә калып бара.
Өстән генә соры кыр казлары
Талган канатларын кагып бара.
Милли, милли миллионнар,
Милли, милли миллиардлар,
Сау булыгыз, хушыгыз!
Еракта да милли йөзне
Сакларга тырышыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев