Бүгенге авыл – сугыш үткән кебек
Халыкка тегесе җитми, монысы җитми – хәзер бөтен җирдә шул моң-зар. Бензин хакы да арта, пенсия яшен кеше ул яшькә җитә күрмәсен дигәндәй арттыралар. Бала тәрбияләгән кешегә бигрәк тә авыр. Чөнки мәктәбе дә, ясле-бакчасы да балалар аркылы ата-ана кесәсенә керә. Шәһәрләрдә кибетләр саны, даруханәләре дә чүпрә кебек күпергәннән-күперә.
Кибет киштәләре ризыктан сыгылып тора, чөнки аларның күбесе табигый ризык түгел, ә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч химикатлардан тора. Ашаган ризыгыңнан яман чиргә юлыкмас өчен һәрдаим даруханәдәге химикатларны йоткалап торырга кирәк. Авыл халкының төп ризыгы булган бәрәңге ашау да куркынычка әйләнде, чөнки бакчадагы колорадо коңгызын җиңәбез дип, бер-беребездән сораша-сораша, агуның хәтәррәген эзлибез. Бер сиптерүдә бөҗәкләр тәгәрәшеп китте дип шатланган булабыз, шуның белән үзебезнең тәгәрәр көнне якынайтабыз.
Эссе көннәрдә авылларда су юк, чөнки бакчаларга сибәр өчен ул бермә-бер күбрәк тотыла, ә су кудыру насосларының көче җитми. Урсай авыл җирлеге башлыгы Илмир Абдуллин көчлерәк насос кую өчен акча юк, дип аңлата. Аның фикеренчә, колхозлар гөрләп эшләп торганда, меңнәрчә баш сыер, дуңгыз асрау фермалары да булганда, су өчен колхоз кайгырткан. Чыннан да бу шулай иде, су Ходай биргән байлык шикелле каралды. Ә хәзер колхоз да юк, 11 еллык урта мәктәбе эшләп торган безнең зур авылда бернинди терлекчелек фермасы да, эш урыннары да юк. Авыл халкы колхоз бетәр, су да түләүлегә калыр дип башына да китермәде. Колхоз белән су – авыл халкы өчен коммунизм булган икән.
Июнь ахырында Урсай авыл Советы сессиясендә тәкъдим керттем: кемнәр колхозны бүлгәләп үзләренә хосусыйлаштырды, ата-бабаларыбызның күмәк көче белән булдырган байлыкны үзенеке итте, аларның исемлеген төзеп, барысыннан да авылны сулы итү чыгымнарын күтәртергә кирәк! Әнә шундыйларның кайберләре карт-корының пай җирләреннән ару гына акча эшләп ята, ә җир хуҗаларына бер тиен дә түләми. «Бердәм Россия» партиясе депутатларыннан халыкка ярдәм сорап тел әрәм итү дә артык.
Авыл җитәкчеләренең халык белән эшләгәндә хәзерге вакытта кулланырга яраткан сүзе – акча юк! Шул сылтау аларны күп нәрсәдән коткара. Һәр язда Ык елгасы аша салына торган җәяүлеләр өчен күпер-басма да соңгы ике елда салынмый калды. Колхоз исән вакытта, аны чирек гасырга якын легендар колхоз рәисе, сугыш ветераны, бүгенге көндә 92 яшен тутырган Мират Гыйләҗетдинов җитәкләгән чакларда да күпер ел саен җигүле ат чыгарлык итеп салына иде. Колхозга да, колхозчыга да елга аръягындагы болыннардан кыш чыгарлык печән әзерләнә иде. И андагы Сабан туйлары истән чыгарлыкмы соң! Соңгы колхоз рәисе, аннан соң күп еллар буе авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкләгән, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Бакиров пенсиягә чыкканчы да ярыйсы гына иде әле тормыш. Ә бүгенге авыл – сугыш үткән кебек.
Авыл халкы михнәт чиккәндә, түрәләр дә тик тормый, «чума вакытында – туй» дигәндәй, ниндидер мәгънәсез идеяләр уйлап таба. Күрше Тымытык авылында ике катлы административ бина янәшәсендә тагын бер бина калыкты. Халык аптырый, 2-3 кешедән торган авыл хакимияте ниндидер акчага үзенә яңа бина өлгерткән. Иске дип аталган бинасы да патша вакытыннан калган түгел – «Авангард» колхозының чәчәк аткан вакытында, хезмәт ветераны Миннесәгыйрь Харрасов рәислек иткән елларда гына төзелгән иде. Җимерү эшләре буенча элеккеге район үзәге булган Тымытык башкалардан кимен куймый, арттырып та җибәрә әле. Участок хастаханәсенең стационар бүлеге ябылды, районга бер булган тире авырулары бүлеге бинасы, иске булмаса да, бөтенләй җимереп ташланды, бер елны сайлау алдыннан, хастаханәнең икенче катына, санаторий-профилакторий ачып, халыкны алдадылар да, сайлау үткәч, ябып та куйдылар. Күз алдында Тымытыкта дистәләрчә еллар уңышлы эшләгән икмәк пешерү, агач эшкәртү комбинатлары юкка чыгарылды. Райпо кибетләре биналары ташландык хәлдә ята.
Әле узган ел гына сайланган Тымытык авыл җирлеге башлыгы эшен үзенә яңа идарә бинасы төзетүдән башлады. Хәзер бушап калган ике катлы иске бинаны нишләтергә дигән башваткыч барлыкка килде, ди авыл участок сайлау комиссиясе әгъзасы, ярты гасырга якын балаларга немец теле укыткан хезмәт ветераны Клара апа Мостаева. Моны 9 июль көнне авыл клубында үткән җыелышта катнашучылар да аңлаешсыз гамәл дип бәяләде. Нишләптер, Советлар Союзы беткәч, җитәкчеләр начар үрнәккә тиз иярүчән булып китте. Инде башка җирләрдә дә авыл башлыкларына күп миллионнар чыгарып, хан сарайлары төзергә керешмәгәйләре дип куркып тора халык. Тымытыктан 8 чакрым гына ераклыкта урнашкан Урсайда бу аеруча шулай.
Яңартылган капитализм тарафдарлары ил буенча яңадан-яңа уйлап табулар белән халыкны шаккатыра.
Бу җәйдә Татарстанның Азнакай районы авыл җирлекләре башлыклары тавык асраучылардан тавык башына 2 сумнан акча җыя башладылар. Түләү күләме тавыкның бер ай дәвамында эчкән суы микъдарыннан исәпләп чыгарылган икән. Әлеге «прогрессив» алымны кулланышка кертү турындагы җыелышта Тымытык авыл җирлеге башлыгы күрше Урсай авылының бу өлкәдәге «уңай тәҗрибәсе»нә таянып сөйләгән. Халык бу чыгышны уен-көлке формасында гына кабул иткән, ди. Урсай авылында минем күрше-тирәдә тавык асраучы булмагач, яңалыктан артта калганмын икән. Ләкин бу матавыктан хәбәрдарлар бар.
Авылларда өй саен кош-корт саны исәбен алуга мәдәният хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Тымытык авыл җирлегенә караган Әгер авылында яшәүче бер хәрби хезмәт ветераны 11 тавыгыбыз бар, берәрсен суярга уйласак, аны авыл советына хәбәр итәсе була инде, ди. Тавыкларның баш саны кимүне документлаштыруны гына катлауландыра күрмәсәләр ярый. Суйган тавыгыңны Әгердән Тымытыкка алып барып, авыл советына да күрсәтеп йөрисе булса, эшләр харап, тавык асраудан да мәхрүм булабыз икән, ди отставкадагы майор.
Ил башлыгы тавыкларга су эчерүне чикләүче патша булып тарихка кереп калыр микәнни? Өстән кушылмаса, безнең авыл җитәкчеләре бер дә мондый түбәнлеккә төшмәс шикелле.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
Урсай авыл җирлеге Советы депутаты, хезмәт ветераны, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев