Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21 июль – 27 июль)

21 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.11 сәгатьтә калка, 23.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.42 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Стенокардиядән дәва бар (1)

3 литрлы банкага 300 г йөзем яфрагы салып, өстенә салкын су коялар, караңгы урында 3 көн төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 1 әр кг лимон һәм керән тамырын иттарткычтан чыгарып, 1 литр бал кушалар, яхшылап болгаталар, 1 тәүлек төнәтәләр, иртәнге ашка 1 сәгать кала 2 шәр чәй кашыгы кабалар. Кичтән 3 стакан суга 3 аш кашыгы вакланган гөлҗимеш җимешен салып калдыралар, иртән сөзәләр һәм көн буена эчеп бетерәләр, шулай 4-5 ай дәваланалар.

22 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.21 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.39 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Стенокардиядән дәва бар (2)

10 лимон согы, 10 баш вакланган сарымсак, 1 литр балны кушып, яхшылап болгаталар, өстен каплап, 1 атна төнәтәләр, иртән ач карынга 4 чәй кашыгы катнашманы ашыкмыйча гына ашыйлар. Эмальләнгән савыттагы 1 стакан суга 2 аш кашыгы вакланган дүләнә чәчәге салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 10 минут пешерәләр, суынганчы төнәтәләр дә, көненә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. Бик кайнар коры чуен табада 3 аш кашыгы тары ярмасын, гел болгатып, төсен югалтмаслык итеп кыздыралар, өчтән ике стакан кайнар су салып, сүрән утта су кайнап беткәнче пешерәләр, 4 өлешкә бүләләр һәм көн дәвамында ашап бетерәләр, көн саен яңа порция әзерлиләр.

23 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 16.28 сәгатьтә калка, 0.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.35 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

24 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 17.25 сәгатьтә калка, 0.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.32 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Кәбестә согы сихәте

Хроник гастрит (ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну) һәм ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, кәбестә согын сыгып, җылы килеш, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 5 көннән хәл җиңеләя. Мондый дәвалануны елына 2 тапкыр кабатларга була.

25 июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.24 сәгатьтә калка, 1.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.29 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Гөлҗимешле бал

Йөрәк мускулының эшен көчәйтү өчен, ярты литр суга 8 зур гөлҗимеш җиләге салып, 15 минут пешерәләр, суыталар, иләк аша сыттырып сөзәләр, 3 чәй кашыгы бал кушалар һәм ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

26 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.10 сәгатьтә калка, 2.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.25 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Балан – йөрәккә шифа

Йөрәк авыртканда, 2 аш кашыгы балан җиләген изеп, термостагы 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, ашарга ярты сәгать кала 1әр стакан эчәләр. Көненә 4 стакан эчәргә кирәк. Дәва курсы – 3-4 атна.

27 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.47 сәгатьтә калка, 2.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.21 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.

Эремчекле бавырсак

2 йомырка, 200 г эремчек, 2 стакан он, 1 стакан шикәр, 1 чәй кашыгы сода, серкә, шикәр оны, үсемлек мае кирәк. Йомыр­каны шикәр белән туглап күпертәләр. Эремчек, серкә белән сүндерелгән сода, он кушып, камыр басалар. Кечкенә түгәрәкләр әвәлиләр. Тирән табада үсемлек маен кыздырып, бавырсакларны кызгылт төскә кергәнче кыздырып алалар. Табынга куйганда, шикәр комы сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев