Мәдәни җомга

Мәхәббәт рәссамы 

(Эрот Зариповның тууына 80 ел) 

Бер очрашуда Эрот Зарипов: “ Мин Илдар Юзеев белән бер авылдан. Иҗатымда Илдарның да, Нил абыйның да йогынтысы зур булды. Аларның авылга кайтканын зарыгып көтә идем. Картиналарым да Юзеевлар уяткан романтиклык, лирик моң белән сугарылган”,– дигән иде.

“Җирне кеше бизи, ә кешене аның эшләре”, – дип юкка гына әйтми халкыбыз. Шуңа да, рәссам Эрот Зарипов хезмәтенең үзәгендә – кеше – аның хезмәте, гомере, өмет хыялы, үлемсезлеге, табигать белән багланышы...

Э.Зарипов 1938 елның 20 июлендә Свердловск өлкәсендәге Суксун районының Иштирәк авылында дөньяга килә. Балачагы, мәктәптә уку еллары Башкорт­станның Яңавыл районындагы Ямады авылында уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннан соң Совет Армиясендә хезмәт итә. Үзе турында бик күп язылган, җырларда җырланган “Гашыйклар тавында” (Йөгәмәш тавы) ул  үзенең беренче һәм гомерлек мәхәббәтен очрата. Венера ханым аның беренче ярдәмчесе – гаиләдә дә, иҗатта да рухи мохит тудыручысы, булышчысы, уң канаты булды.

Э.Зарипов рәсем сәнгатенең беренче адымнарын Пермь шәһәренең мәдәният сараенда В.Ф.Кузин җитәкчелегендәге рәсем сәнгате студиясендә, соңрак Хабаровск шәһәре рәссамнар йортының сурәтләү студиясендә ясый. Аларда ул һәвәскәр рәссамнар күргәзмәләрендә катнашып килә. Украинаның Львов шәһәрендә И.В.Федоров исемендәге Украина полиграфия институтын тәмамлап, китап графикасы белгечлеген үзләштерә. Аны тәмамлагач үз милләтенә хезмәт күрсәтергә кирәклеген эчке сиземләпме, бәлки җаны кушып­мы, ул Казанга кайта.

1970 елларда Татарстанның китап һәм басма графикасында үзгәрешләр күзәтелә. Чөнки 1960-1970 елларда Казанга илнең төрле вузларын тәмамлаган яшь рәссамнарның яңа төркеме кайта. Бу яшь төркемнең өлкән графигы Эрот Зарипов була. Ул күп еллар Татарстан китап нәшриятының техник редакциясендә җитәкче, бизәлеш мөхәррире һәм китап бизәлеше редакциясенең баш рәссамы булып тора. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының сәнгать өлкәсендәге белгечләр әзерләүче аспирантурасын тәмамлап, берничә ел өлкән фәнни хезмәткәр булып та хезмәт итә.

Эрот Зарипов рәсем сәнгатенең төрле өлкәләрендә иҗат итә. Аның китап бизәү һәм графика ысулында башкарылган картиналары уңай бәя алды. Балалар өчен И.Юзеевның “Пони малае нәни Җирәнкәй” әсәренә иллюстрациясендә Э.Зарипов пейзаж, анималистик мотивлар сайлаганда үзенең гаҗәеп бай фантазиясен күрсәтә. Үз колоритында ул – җыйнак, кырыс, төгәл, хәтта бераз корырак та. Шуңа карамастан рәссам декоратив штрихларга зур әһәмият бирә. Күкне, җирне, предметлар өслеген тонык төсләргә түгел, ә ниндидер яктыртучы ювелир штрихларга төреп, эчке тоем белән “челтәр бәйли”.

М.Фәйзуллинаның  “Шаян ай”, Р.Вәлиевнең  “Хыялый Мияубикә”, “Без КамАЗ төзибез”, “Исәнме, туган илем” һәм башка бик күп китапларның бизәлеше укучыларга таныш. Китап бизәү өлкәсендәге уңышлары өчен Э.Зарипов Бөтенроссия күләмендә оештырылган китап бизәү сәнгате конкурсларында дипломнар белән бүләкләнде.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасында укыганда, өлкән фәнни хезмәткәр буларак, матбугат битләрендә рәссам мәкаләләр белән еш күренә. Рәссамнарның иҗат портретлары, күргәзмәләре, татар рәсем сәнгате белеме һәм тарихы турында татар һәм рус телле сәнгать яратучы балаларны һәм өлкәннәрне таныштыра, үзенең сәнгать белгече, пуб­лицист икәнен исбатлый. Хезмәттәш рәссамнар Б.Исубин, Ә.Фәтхетдинов, Ф.Әминов, Р.Төхвәтуллин, В.Карамышев, Т.Хаҗиәхмәтов, Н.Әлмиев, Ф.Вахитов, А.Садыйков һәм башкалар турында төрле газета-журналларда дөнья күргән язмалары да игътибарга лаек.

Рәссамның һәр эшендә тормыштан тирән мәгълүматлы булуы күренеп тора. Шуңа да ул хисчән якты образлар тудыра ала. Авыл тематикасы рәссамның иҗатында зур урын алып тора. Туган ягының җырларга кергән каеннары, тирәкле ярлары белән Бүә, Гәрә буйлары, болын чәчәкләре, ашлык басулары, кичке шәфәкъ, эш сөюче кешеләре, кояшлы сихри күренешләре аның күңеленә балачактан ук сеңеп калган. Туган як табигате рәссам өчен конкрет җирлек, конкрет кешеләр белән бәйле, ул аларны үзенең җан авазы белән җылытып, чын мәгънәсендә халыкчан образларына олы мәдхия җырлый.

“Су буенда” дигән эшендә, мин шәхсән, Ямады авылына кергәндә кояш бае­ган вакытта тирәкләр, атлар күренешен күрәм. Табигать бер мизгелгә сихри моң белән тукталып калган кебек. Бу линогравюралардан “Әтием портреты” һәм “Ата” картиналары минем өчен бик тә кадерле, якын. “Ата” рәсемендә Эрот абыйның әтисе Якуб абый – үз эшен яхшы белгән биолог, химик-хезмәт сөючән агроном, мөгаллим. Ул Ямады мәктәбе янындагы зур участокны җиләк-җимеш бакчасы итә. Без укыган чорда Якуб абый ул мәктәптә иң талантлы, иң мәгърифәтле зыялы остаз иде. 

Әтисенең бер портретында – Якуб абый скрипкасы белән тасвирланган. Укучыларны музыка грамотасына өйрәтеп, оркестр-хор оештырып, аерым җырчылар белән дә эшләргә вакыт таба, үзе оста итеп скрипкада уйный, җырлар иҗат итә иде. Казанга балалары янына килгәндә, Заһид Хәбибуллин, Исмай Шәмсетдинов кебек композиторлар белән дустанә очрашып, алардан хор-оркестры өчен репертуар алып кайтып безгә өйрәтә иде.

“Ата” картинасында Якуб агада җир хәстәре, җир мәшәкате, кул-бармаклары борчулы, бер-берсенә уралган. Ә кимәнәче-скрипкачы Якубның кул бармаклары озын – Паганининыкы күк,  уй-фикерләре йөрәк сазына кушылып күк белән тоташкан. Рәсемдәгечә илаһи асыл зат иде ул...

Эрот Якуб улы Зарипов – Татарстан Рәссамнар берлегенең “Авыл” иҗаты төркеме әгъзасы, бик күп районнар белән иҗади элемтәдә торды. Рәссамның графика өлкәсендә башкарылган күптөрле линогравюра, монотипия, карандаш техникасында ясалган картиналары зур урын алды. “Туган авылым”, “КамАЗ ритм­нары”, “Борынгы Болгар”, “Татарстан нефтьчеләре” исемле серияләр аеруча билгеле.

Э.Зарипов композицияләрендә төгәллек, вакыты белән дөрес геометрик формаларның ассызыклы катгыйлыгы, дөресрәге, сызу конструкциясе беленә. Ашыкмыйча, уйлап эшләгән рәссам Татарстан җире, аның кешеләре турында әкренләп биттән биткә график поэма тудырган кебек тоела.  Гадәттә аның күп төрле серияләре елдан-ел үсә, камилләшә, милләт тарихының һәм заманның төп мотивларын эченә алып бер-берсенә аһәңдәш булган яңа композицияләр белән тулыландырыла. Аның графикасында киң декоратив гомумиләштерү – индустриаль мотивлар, төзелеш панорамасы, кырлар, юллар яисә авторның җанга якын кешеләр һәм тормышның тирән хис белән сугарылган интим-лирик картиналары зур урын ала.

 Эрот Зариповның “Багышлау” серияләре – Г.Тукай исемендәге дәүләт музеенда рәссамның күренекле шагыйрьләр, язучылар: Г.Ахунов, И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Ә.Гадел, Р.Фәйзуллинның тормышларына һәм иҗатларына багышланган шәхси күргәзмәләре җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырды. Республикабызның Апас, Арча, Минзәлә, Баулы, Кукмара һәм башка районнарында, Җәлил бистәсендә, Чаллыда, мәркәзебез Казанда үткәрелгән күргәзмәләргә килгән тамашачылар аның иҗатына югары бәя биреп, аны Татарстанның халык рәссамы рәвешендә кабул итә. 

Рәссам татар халкының зыялылары – мәгърифәтчеләр, композиторлар, рәссамнар, галимнәр, артистлар, танылган җәмәгать эшлеклеләренең портретларын дөньяга тудыру өстендә эшләде.

Эрот абый күп еллар татарның мәгърифәтчеләре, зыялылары турында портретлар сериясе тудырып, алар турында мәгълүматны халыкка җиткерү, онытыла башлаганнарын искә төшерү, таныштыру уе белән яшәгән. Шуның нәтиҗәсе булып Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Г.Утыз-Имәни әл-Болгарый, Гали Чокрый, Габдулла Тукай, Мөхәммәтгали Мәхмүдов, Ибраһим Хәлфин, М.Акмулла, Х.Фәезханов, К.Насыйри, Р.Фәхретдин, З.Бигиев, М.Бигиев, Ш.Көлтәси, Г.Баруди, М.Акъегет-задә, Г.Ильяси, Ф.Халиди, Заһидә Бурнашева, Закир Һадиларның, һ.б. линогравюра ысулы белән ясалган портретлары иҗат ителә. Бу портретлар районнардагы татар мәктәпләренә үтеп керде һәм аларның татар теле һәм әдәбияты кабинетларын бизи. Э.Зарипов чын мәгънәсендә мәгъ­рифәтче рәссам иде. Халкыбызның үткәнен, тарихын өйрәнеп сурәтләгән рәссамнар бик сирәктер ул.

Эрот абыйның күптәнге  хыялы: хәзерге заманның, бүгенге көннең күренекле кешеләренең портретларын ясап, “Багыш­лау” сериясен тудыру булды. Аның бу ниятен дусты Әнвәр Хәйри, Разил Вәлиев тә хуплый. Бу юнәлеш “Зыялылар” исеме белән дәвам итә. Бу сериядә Илдар һәм Нил Юзеевлар, Әнвәр Хәйри, Рафаэль Мостафин, Солтан Шәмси, Әхмәт Рәшит, Разил Вәлиев, Фәрит Яхин һ.б. портретлары бар.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе, халкыбызның яраткан, “офык­лар артында офыклар барын белеп яшәгән рәссам” иде ул.  Нәселдән килгән, Ходай тарафыннан табигатьтән салынган олы талант ияләре генә башкаларга якты өмет, шатлык бүләк итәргә сәләтлеләрдер.

Филүсә АРСЛАН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: