Милли-мәдәни галимә
Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында оештырылган Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең этнография буенча күп еллар буе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булып эшләгән тарих фәннәре кандидаты, Дәүләт премияләре лауреаты Рәмзия Мөхәммәдова күпләргә билгеле. Галимәбез Рәмзия ханым үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.