Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Профессор Фоат Әхмәтҗанов

Фоат Шәйхетдин улы – киң эрудицияле табиб һәм галим, онкология һәм хирургия авыруларын дәвалау буенча диагнос­тиканың заманча яңа методларын тапкан югары квалификацияле хирург-онколог.

Яман шеш авыруы – табиблар өчен дә җитди проблема. Бу өлкәнең скальпель рыцаре, Казан медицина университетының Онкология, нур диагностика һәм терапиясе кафедрасы мөдире, профессор, Россиянең атказанган табибы, атказанган фән һәм мәгариф эшлеклесе, Россия табигать фәннәре академиясе профессоры, республика онкология табиблары фәнни җәмгыятенең рәистәше Фоат Шәйхетдин улы Әхмәтҗанов – 56 ел дәвамында дистәләгән меңнәрчә операция ясап, кешеләргә тормыш бүләк иткән табиб. Ул шулай ук Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе мөхбир-әгъзасы да.

Ф.Ш.Әхмәтҗанов Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылында 11 классны тәмамлый. Ул елларда яшелчәче, механизатор таныклыгы биреп, яшүсмерләрне колхозда калдырырга тырышалар иде. Биология фәнен яраткан, авыл хуҗалыгы институтына барам дип торган егетне исә Тәлгат абыйлары медицина институтына укырга керергә күндерә. Егет менә шулай итеп табиб булып китә, хирургия бүлеген сайлый. 

Институтны тәмамлагач, Фоат хирург булып туган ягына, Кама Тамагы эшчеләр бистәсенә кайта. Дүрт елга якын анда хирургия бүлеге мөдире, аннан соң баш табиб та була. Аннары тагын Казанга килеп, студент елларында «шәфкатъ егете» булып эшләгән онкология хастаханәсенә эшкә урнаша. Өч елдан аңа онкология кафедрасы мөдире Ә.С.Абдуллин ассистент булырга тәкъдим итә. Фоат профессор Мойше (Михаил) Зельманович Сигалдан ашказанындагы яман шеш авыруын дәвалау буенча бик тә катлау­лы тема ала. Бу тема буенча М.З.Сигал фәнни эзләнүләр алып бара һәм аңа Ф.Әхмәтҗанов та кушыла. Ашказаны авыруын бу ысул белән дәвалау тәүге тапкыр Япониядә башланса, Ф.Әхмәтҗанов үз остазы белән бу ысулны Рәсәйдә гамәлгә кертә. Сигал белән Әхмәтҗановны ашказанына операциядән соң үлү очраклары күп булуы борчый. Сәбәбе табыла – 70% очракта эчке җөйләр чыдамый икән. Яшь галим бу темага конференция­ләрдә, матбугатта чыгышлар һәм күрсәтмә операцияләр ясый. Ашказаны рагына операция ясау ысуллары буенча зур хезмәт – «Яман шеш авырулы ашказанын кисеп алу» монографиясе – 1987 елда фәнни нигездә эшләнелгән беренче эше дөнья күрә. Бу юнәлештә 30 ел буе эшли. 1991 елда 2 нче, 2010 елда монографиянең 3 нче варианты дөнья күрә. Ул хәзер дә онколог hәм хирургларның «өстәл китабы» булып санала.

1983 елда Ф.Әхмәтҗанов Мәскәүнең онкология үзәгендә кандидатлык диссертациясен яклый. Яклау алдыннан шул ук үзәктә җиде операция ясап күрсәтә. Аның эшен немецлар, кореялеләр, вьетнамлылар да күзәтеп тора. 

 – Рәсәйдә ашказанының бер өлешен кисеп алганнан соң авыруларның 20-25 проценты исән кала, дип исәпләсәләр, Казанда әлеге күрсәткеч 42 процент, ягъни, аерма ике тапкыр зуррак, -– дип искә төшерә Ф.Әхмәтҗанов үзе.

Әлеге доктор җитәкчелегендә яман шешкә каршы көрәшү программасы төзелә. Казан онкология диспансерында аның ярдәме белән реанимация, интенсив терапия һәм, дөньяда хәзергә кадәр бер генә буларак, 1993 елда ашыгыч онкология ярдәме күрсәтү бүлекләре ачылды. 

Фоат Шәйхетдин улы – киң эрудицияле табиб һәм галим, онкология һәм хирургия авыруларын дәвалау буенча диагнос­тиканың заманча яңа методларын тапкан югары квалификацияле хирург-онколог. Аның матбугатта дөнья күргән фәнни хезмәтләренең саны 400 дән артык, шул исәптән, 4 монография, 13 патент. Ф.Әхмәтҗанов, онкология курсы мөдире буларак, өметле шәкертләрен сайлап, көчле хирурглар коллективы туплый. Шәкертләре арасыннан да КДМУ онкология курсы ассистентлары Мансур Китаев – ашказаны рагы (хәзер балалар поликлиникасы мөдире), Шәймәрданов Илсур (хәзер республика клиник онкология диспансерында баш врачның беренче урынбасары) – бөер авыруы буенча, ә Сафина Суфия химиотерапия буенча Уфада диссертацияләр яклады. Анын шәкертләре арасыннан Евгений Мельников (Казан шәhәренең 7 нче клиник сырхауханәсендә баш врач урынбасары) – респуб­ликаның баш хирургы. Василий Егоров белән Наил Вәлиев та медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирештеләр. Ә Наталия Савельева бүген ГАУЗ РКОДта УЗИ бүлеген җитәкли. Хәзерге республика клиник больницасында баш табиб Рафаэль Шәвәлиев та – шулай ук Фоат Әхмәтҗанов шәкерте. 

Фоат Шәйхетдин улының өч кызы да әтиләренең юлын сайлаган. Олы кызы Айсылу – ГАУЗ РКОДта гинекология бүлеге мөдире, уртанчысы Резидә – хирург-онколог, кече кызы Фәридә – КДМУ ассистенты.  

Фоат әфәнде 2011 елда Н.Н.Блохин исемендәге Онкология фәнни үзәгендә докторлык диссертациясен яклый. М.И.Давыдов, А.А.Клименков, И.С.Стилиди, С.Б.Петерсон, В.М.Самойленко кебек ил күләмендә танылган галимнәр аның диссертациясенә югары бәя бирә. Профессор Фоат Шәйхетдин улы Әхмәтҗанов төрле юбилей медальләре (арасында алтыннары да бар), Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. «Ак чәчәкләр» конкурсында «Ел табибы» (I-премия) һ.б. аның эш бүлмәсен бизи...

Фоат әфәнде җырга-моңга, музыкага гашыйк. Бу хислелек аңа әтисеннән күчкәндер, мөгаен. Әтисе – Шәйхетдин агай матур итеп җырлый, кубызда уйный торган була. Студент елларында Фоат әфәнде Сара Садыйкова оештырган татар хорына йөри. Авылларга чык­канда, шул заман җырларын ялгыз башкара торган була. Ял вакытларында умартачылык һәм бакча эшләрен үз итә, аны концерт-тамашаларда да очратырга мөмкин. 

Ә дөньякүләм танылган галим, 80 яшьлек табиб-хирург Фоат Шәйхетдин улы Әхмәтҗанов, бернигә карамыйча, үзенең сайлаган юлыннан тайпылмыйча, кешеләргә икенче кат яшәү өләшә. Холкындагы нык­лылык, төгәллек, максатчанлык, егәрлек, шәхси тыйнаклык – онкологларга һәм студентларга зур үрнәк.

– Фоат әфәнде, пациентлар Сезне «алтын куллы» дип атый. Операцияне бары сездән генә ясатырга теләүчеләрне санап бетерерлек түгел. Яман шеш авыруы каян килеп чыга соң ул?

– Соңгы елларда яман шеш белән авыручылар саны күбәя, моңа Чернобыль, Чиләбе афәтләре дә килеп кушыла. Авыруларның 50 проценты тәмәке тартудан килеп чыга. 30 процент очракта начар гадәт яман шешкә китерә. Бу ашказаны, үпкә, ирен, сидек куышлыгы һ.б. органнардагы шешләр. Балтыйк буе илләре хатын-кызларында ирен рагы да очрый башлады, чөнки алар элеккеге Союз рес­публикалары вәкилләреннән иртәрәк тарта башладылар. Авыз куышлыгы, хәтта бәвел куышлыгы рагы да тәмәке тартудан килеп чыгарга мөмкин. Тәмәке янганда дегет (смола) һәм радиоактив матдәләр ясала, нәтиҗәдә, яман шеш килеп чыгарга мөмкин. Тәмәке тарту ул чир түгел, кеше аңардан үзен- үзе коткарырга тиеш. Тәмәке тартмаганнарда да бар ул чир. Эчүчелек, туклану рәвеше, экология, читтән китерелгән гормонлы азык, стресслар аркасында, нәселдән килүе дә мөмкин.  Эчкечеләрдә ашказаны, бавыр яман шеше күзәтелә, иммунитет бетә, баш миендәге күзәнәкләр үлә. 40 градустан югары эчемлек ашказанын, йоткылыкны яндыра, бавырны тарата. Яман шеш озак еллар узгач та килеп чыгарга мөмкин. Америкада 40 градуслы аракыны эчмиләр. Эчкән очракта аны сыеклык белән аралаштыру хәерлерәк, эчмәсәң, тагы да әйбәтрәк. Рак авырулары арасында озак еллар ашказаны рагы беренчелекне тотты. Соңгы елларда үпкә рагы еш очрый, аннан кала – күкрәк бизе, юан эчәк. 

Сәламәт яшәү рәвешенә игътибар бирү кирәк. Кечкенәдән һәрдаим спорт белән шөгыльләнү, физкультураны гади халык арасына сеңдерү бик мөһим. Вакытында дөрес диагноз куелмау – иң борчулысы. Шуңа күрә яман шеш авыруы белән вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруны башлангыч чорында дәвалавы җиңелрәк. Һәр елны флюрография үтү, ПСА-тест ясау, анализ кала на скрытую кровь, хатын-кызларга 40 яшьтән соң маммография ясату, гинекологка күренү. Халыкның билгеле группалары профилактик каралырга тиеш, чакырганда аннан баш тартмас­ка кирәк. Бу эш буенча аерым программа бар. Әлеге чараларны үтәмәү аркасында Татарстанда 2000 нән артык авыру табылды, әгәр элек яман шешләрнең, 1-2 стадиясендә 30-40% табылса, хәзерге көндә 60%тан артыгы табыла. 

Яман шеш авыруыннан терелү өчен вакытында куелган диагноз белән бергә, яхшы дәвалану зарур. Без яңа дәвалау даруларын сынау буенча халыкара фәнни тикшеренүләр үткәрәбез. Сыйфатлы дәвалау өчен фиброгастроскоплар (ФГС), фиброколоноскоплар (ФКС), УЗИ аппаратлары (кыйммәтле техника – кечкенә размерлы шешләрне дә таба ала), томографлар, чит ил җиһазлары... Башлыча яман шеш хирургия юлы белән дәвалана. Катлаулырак чиргә химио­терапия яисә нур терапиясе дә кулланыла. Гомумән, дәвалау методлары җитәрлек.

    Филүсә АРСЛАНОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев