Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Миләүшәнең туган көне

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында җәйнең җиләкләр пешкән, печәннәр өлгергән бик матур бер вакытында дөньяга килгән актриса Миләүшә Фәйз­рахманованың юбилей кичәсе узды. Иң элек артистканы котладылар, аннары «Өрә белмәгән көчек» спектаклен күрсәттеләр. Әмма башка көннәрдән  аермалы буларак, бу юлы нәни тамашачылар белән бергә залга Миләүшә ханымның туганнары, дуслары, иҗатына мөкиббән язучы, драматурглар, иҗатташлары җыелган иде. 

Миләүшә Фәйзрахманова Биектау районының Бикнарат авылында дөньяга килгән. Ерак түгел  матур Ашыт елгасы ага. Мари урманнары авылга ишелеп тора. Иләт  елгасы уйнаклый. Әнә шундый «яшел бишектә» тирбәлеп үскән кыз күңелендә матурлык тудыру теләге ярала һәм ул Казан театр училищесына, курчак артисты бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, «Әкият» курчак театрында иҗат итә башлый. Театр бусагасын атлап кергән көннән 30 ел узып киткән. Артистка М.Фәйзрахманованың бөтен иҗаты әнә шул саран  җөмләләргә сыйган да беткән. Әмма бу сүзләр артында нинди хезмәт ятканы турында бик сирәкләр генә белә. Җир йөзендә булган бөтен җәнлекләрне үзебезчә, татарча сөйләштерә бит ул! Миләүшә Фәйзрахманованың сарык булып бәелдәгәнен, кәҗә булып мәелдәгәне, көчек булып өргәнен, елан булып ысылдаганын тамаша кылып, ничаклы татар баласының дөньяга күзе ачылган! Артистларыбыз уены никадәр бала күңеленә миһербанлык иңдергән! Кичә  «Әкият»кә килгән нәни тамашачылар бүген олы апа-абыйлар булган һәм  Камал, Тинчурин театрларында спектакльләр карый. Шулай итеп, татар драма театрлары өчен тамашачы әзерләүче буларак, «Әкият» бәһасез  эш башкара. Шуның өчен юбилей кичәсендә күренек­ле артистыбыз Әсхәт Хисмәт академия театры исеменнән Миләүшә ханымга олы рәхмәтен белдерде. 

Шагыйрь Рафис Корбан, язучы Зиннур Хөснияр якташларын котлар өчен генә килмәгән, билгеле. Артист халкы – язу­чы һәм тамашачы арасында күпер ул. Курчак театрында иҗат итүче Рәмзия Фәйзуллина, Юрий Чуктиев, Фәнзилә Сабирова, Ришат Гиздәтуллин, Гөлнур Гадрахманова, Марс Гайфуллиннар белән бергә Миләүшәбез дә язучылар Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Зөлфәт Маликов, Туфан Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева һәм башка каләм осталарының һәр сүзен, һәр үгет-нәсыйхәтен нәни тамашачыларга түкми-чәчми җиткерергә тырыша, язучы, драматургларыбызны яңадан-яңа әсәрләр язарга  илһамландыра. 

Театр директоры Роза Яппарова һәм баш режиссер Илдус Зиннуровның котлаулары аеруча күңелгә хуш килде. Һәр икесе Миләүшә Фәйзрахманованың хезмәт сөючәнлеген,  олы талантын, иҗатташларына дус һәм ярдәмчел була белүен билгеләп үтте. Хан сарайларына тиң мәһабәт бинага күчкәнче курчак театры байтак авырлыклар күрде. Бигрәк тә татар труппасына кыенга туры килде. Алар өчәр ай гастрольләрдән кайтып кермәде. Кешенең кемлеге юлда сынала, диләр. Шул вакытларда Миләүшәдән ник бер зар, сабырсызланып әйткән сүз ишетелсен.  Ә аның үз тормышы да җиңелләрдән түгел бит. Иң элек армия сафларында хезмәт иткән энекәше Азат, умыртка сөяген сындырып, гарипләнеп кайта. Әле кияүгә дә чыкмаган яшь кыз энекәшен тәрбияләүне үз өстенә ала. Соңарып кына кияүгә чыгуына да шул сәбәп булгандыр, бәлки. Кияүгә чыга, әмма язмыш аңа кызын Алинәне дә ялгызы үстерергә язган. Аннары нибары 43 яшендә абыйсы Айрат гүр иясе була. Тагын бер абыйсы Айдар  шулай ук курчак театры артисты Фәнзилә Сабирова белән тормыш корып, өч кыз бала үстереп ятканда, язмыш аны да якты дөньядан йолкып ала. Аннары әтиләре Муса абый уллары артыннан китеп бара. Шушы хәсрәтләрне күтәрә алмыйча әниләре Мөршидә апа аяктан егыла. Һәм өч ел инде Казанда бердәнбер кызы Миләүшәсе тәрбиясендә яши. Шушы авырлыкларны нәфис иңнәренә күтәреп, сынмаска-сыгылмаска аңа бүген кызы Алинә ярдәм итә. Кыз җиденче сыйныфны тәмамлады, гел «бишле» билгеләренә генә укый. Әнисе гастрольләргә киткәндә хуҗалык һәм дәү әнисен карау абыйсы Азат белән аның кулларына кала. 

Кичәдә Татарстан Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова М.Фәйзрахмановага «Мәдәнияттәге казанышлары өчен»  билгесен тапшырды. Шул вакытта йөрәкне чеметеп алды. Утыз ел гомерен театр сәнгатенә багышлаган, репертуар тоткан, бер спектакльдә өчәр-дүртәр роль башкарган актрисаның күңел хакы өчен бирелә торган «атказанган» исеме дә юк икән бит! «Әкият» - дөнья йөзендә бердәнбер профессиональ татар курчак театры. Өчәр ай гастрольләрдә йөри торгач, труппада сәнгатькә җаны-тәне белән бирелгәннәр, чыныкканнар гына калды. Татар артистлары – ун бөртек. Һәркайсын кулда гына күтәреп йөртәсе югыйсә! Кариев театрын утыз ел буе утларга-суларга салганнан соң гына, ниһаять, бина бирдек. Андагы утыз бөртек артистны башта 13-14 ел хәрабә Алафузов театрында, аннары җиде ел «Әкият»нең  тәрәзәсез-нисез аскы катында көн яктысы, кояш нуры күрсәтмичә яшәттек. Берәр банк  яки пенсия фонды өчен күз ачып йомганчы сипләп кенә түгел, өр-яңа бина төзеп  бирерләр иде дә, ни аяныч, татар театрының илдә-көндә кадере шул кадәр генә. Камал, Тинчурин театрларында балалар спектакльләре сирәк һәм башлыча яңа ел бәйрәмнәрендә генә күрсәтелә. Курчак һәм Кариев театр­лары - татар балалары, татар яшьләрен тәрбия кылучы төп театрларыбыз, димәк. Аларның һәр артистына үтә игътибарлы булу кирәк тә бит...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев