Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр» әкияте буенча мультфильм төшереләчәк

Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр» әкияте буенча мультфильм төшереләчәк. Әкиятнең бер китабы чыкты, икенчесе быел тәкъдим ителәчәк.

«Беренче сезон 6-7 минутлык 52 сериядән торачак. Хәзерге вакытта креативлык ягыннан эш бара. Барлык детальләрне уйлыйбыз. Һәр деталь нәрсәгә өйрәтүгә юнәлтелгән булырга тиеш – барысы да уйланыла. Төр герой –Туган Батыр. Мультфильмның якынча бер минутлык тизеры май аена әзер булачак», – дип сөйләде «Терра Анима» анимация студиясе генераль директоры Ирина Гребенникова

 

 

Аның сүзләренчә, тизер тәкъдим ителгәннән соң, фильмны төшерә башлаганчы якынча ярты ел вакыт уза. 

«Ул катлаулы 3D технологиядә булачак. Ай саен бер яки ике серия чыгып барыр, дип уйлыйбыз», – диде ул.

Әкиятнең авторы Зөлфәт Хәким сүзләренчә, беренче сезон – беренче китап, дигән сүз түгел.

«Әкият һәм мультфильм өчен сценарий – төрле әйбер. Фильмда сюжет башка булырга мөмкин, ул китап буенча гына бара алмый», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

 

Гөлүзә Ибраһимова

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев