Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Ышаныч» үзәгенең 10 бүлегендә капиталь ремонт сентябрьгә төгәлләнәчәк

Казан Мэры бүлекчәләрнең берсендә – Годовиков урамындагы «Сердәш» психологик хезмәтендә – эшләрнең барышын тикшерде.

Сентябрь аена Казанда «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең 10 бүлекчәсен капиталь ремонтлау тәмамланачак. Яңарту Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланды. Ел саен үзәктә 50 меңгә якын яшүсмер һәм яшь кеше ярдәм ала. Үзәкнең бер бүлекчәсендә – «Сердәш» психологик хезмәтендә – эшләр барышын Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.

«Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге 1995 елда, шәһәрдә ышаныч телефоны эшли башлагач оештырыла. Шул ук елны үзәк эгидасы астында шәһәрнең барлык районнарында урнашкан психологик хезмәтнең башка бүлекчәләре ачыла башлый. Ел саен «Ышаныч» бүлекчәләрендә 50 мең яшүсмер һәм яшь кеше психологик ярдәм ала. Үзәк белгечләре гаилә консультацияләре үткәрәләр, һөнәр сайлауда һәм авыр тормыш ситуацияләрендә ярдәм итәләр. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен бу хезмәтләр бушлай.

Илсур Метшин заманча психологик ярдәм үзәкләренең шәһәр өчен әһәмиятен билгеләп үтте. «Һәр бүлекчәнең интерьеры һәм җиһазланышы дизайнерлар һәм психологлар белән бергә уйланылган. Барлык ремонт эшләре белгечләргә дә, ярдәм сорап килүчеләргә дә уңайлы булырлык итеп башкарыла», - диде шәһәр башлыгы. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка аның ярдәме белән февральдә масштаблы эшләр башланды дип, рәхмәт белдерде.

 

 

«Ышаныч» бүлекчәләренең берсе – «Сердәш» психологик хезмәте – 1995 елдан Годовиков урамындагы 14 нче номерлы йортның беренче катында урнашкан. 27 ел эчендә анда бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Бүгенге көнгә бүлекчәдә төп эшләр башкарылган инде: инженерлык челтәрләре яңартылган, түшәмнәр ремонтланган һәм вентиляция системасы алыштырылган, аз токлы электр челтәрләре белән эшләрне, стеналар һәм түшәмнәр отделкасын, шулай ук тәрәзә һәм керү төркемнәрен алыштыруны тәмамларга кирәк булачак.

Казан Мэры хезмәт директоры Наталья Сабирова белән бергә сенсор бүлмә, балалар өчен уен зоналары, төркем эше өчен заллар, административ блок һәм башкалар урнашачак бүлмәләрне карап чыкты. Шулай итеп, төркем эше өчен залларда тренинглар, лекцияләр, интернетта социаль негатив күренешләрне кисәтү, көчләү һәм буллингны кисәтү буенча әңгәмәләр үткәреләчәк. Наталья Сабирова бүлмәләрнең дизайны дүрт стихияне – су, җир, ут һәм һаваны символлаштыра, ә төсләре бирегә килүчеләр өчен комфортлы булсын һәм алар психоэмоциональ киеренкелекне юкка чыгара алсын өчен сайланган, дип сөйләде.

Ремонттан соң «Сердәш»тә кече яшьтәге балалар белән директив булмаган уен терапиясен үткәрү өчен җиһазлар барлыкка киләчәк. Барлык кабинетлар да уңайлы булсын өчен электрон ачкычлы йозаклар белән җиһазландырылачак.

 

 

Капиталь ремонт тәмамланганнан соң үзәктә 13 хезмәткәр – психолог, кече яшьтәге балалар, яшьләр һәм өлкәннәр белән эшләү буенча белгечләр, шулай ук педагог эшләячәк. Наталья Сабирова сөйләвенчә, пандемия башланганнан бирле хәтта җәй көне дә хезмәт белгечләре киеренке эшли. «Хәзер язылу ике атнага алдан бара, ә башка сезоннарда чират бер айга алданрак», – дип өстәде ул.

Бүлектә ярдәмне Авиатөзелеш районында яшәүчеләр генә алмый, ә бөтен Казаннан, кайвакыт республиканың якын-тирә шәһәрләреннән белгечләр ярдәменә мохтаҗ кешеләр дә килә. Бу «Сердәш»нең көч кулланудан зыян күргән кешеләргә психологик ярдәм күрсәтүенә бәйле.

Көн саен хезмәт хезмәткәрләре уртача 20-25 кешене кабул итә, алар арасында – балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр. «Сердәш»кә ярдәм сорап, барыннан да ешрак үзләрен ялгыз тойган, яшьтәшләре тарафыннан аңлау таба алмыйча кире кагылганнар мөрәҗәгать итә, яшь гаиләләр үзара аңлашу булмау һәм аерылышу турындагы уй-фикерләре аркасында килә. Белгечләр бер тапкырлык консультацияләр дә, 2-3 айга сузыла торган озак психотерапия дә үткәрәләр.

 

 

Капиталь ремонттан соң «Сердәш» килүчеләр өчен август аенда ачылачак, «Ышаныч» үзәгенең башка бүлекчәләрендә, шул исәптән Сигезенче Март урамындагы яңа филиалда да ремонтны шулай ук уку елы башланганчы тәмамлау планлаштырыла.

Ремонт вакытында хезмәт хезмәткәрләре «Навигатор» (Адоратский ур., 36) яшьләр, инновацион һәм профилактик программаларның республика үзәгендә кабул итәләр.

Исегезгә төшерәбез, психологик ярдәм сорап, һәр кеше хезмәтнең «Вконтакте» берләшмәсендә консультациягә язылып мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук «Ышаныч» үзәгенең +7(843)277-00-00, +7(800)200-01-22 кайнар линия телефоннары буенча аноним рәвештә дә ярдәм күрсәтелә.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев