Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Җырчы Тимати «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумында катнашучылар белән очрашачак

Тимати (Тимур Юнысов) «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумы кунагы булачак. Форум катнашучылары белән очрашу 8 апрельдә Финанс университетында үтәчәк.

Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

«Бу кешене таныштырып торырга кирәкми. Уңыш казанган артист, продюсер һәм эшмәкәр. Ул шулай ук «Мәскәү — Татарстан күпере» яшьләр форумы кунагы да», диелә вәкиллекнең телеграм-каналында.

Форумда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

«Мәскәү-Татарстан күпере» форумы –  яшьләрнең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашу мәйданчыгы. Катнашучылар үз тормышы һәм уңышка ирешү юллары турында сөйли, яшьләргә һөнәр сайлау һәм куелган максатларына ирешү өчен киңәшләр бирә.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев