Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк!

Бу хакта татар эстрадасы җырчысы Ринас Әхмәтов хәбәр итте. “Ринаскаем, яшисем килә!” - дип әйткән аңа Дәниф.

“Хөрмәтле дуслар, коллегалар, якташлар, абзый-апалар! Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдинов бик авыр, инде ничә ай инвалидность буенча тиешле уколы кайтмый, ә сатып алырга акчалары җитеп бетми. Әле генә ярдәм сорап шалтыратты. Үзегез беләсез, аның беркайчан ярдәм, акча сорап мөрәҗәгать иткәне юк. “Ринаскаем, яшисем килә!” - ди. Бүгенге көндә 150 мең сум акча җыярга кирәк. Кем күпме булдыра ала, зинһар ярдәм итик. Картасы шушы номерга бәйләнгән: +7 937-042-37-83”, - дип язган Ринас Әхмәтов.

Дәнифнең "Бехтерев авыруы" белән чирләвен һәм аена бер тапкыр кыйммәтле укол ясатуын язган идек.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев