Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Йорт хайваннарына түләүсез вакцинация Казанның Киров районы поселокларында оештырылачак

Шәһәрдә эпизоотиягә каршы язгы чаралар циклы тәмамлана.

Казанда язгы эпизоотиягә каршы чараларның йомгаклау циклы узачак – йорт хайваннарын котыру авыруыннан түләүсез вакцинацияләү шәһәрнең Киров районында 14 нче, 15 нче һәм 21 нче май көннәрендә оештырылачак.

 

14 нче майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр шәһәрнең Дәүләт ветеринария клиникалары хезмәткәрләре Залесный поселогында – 2 нче Яңа Осиново урамы буенча урнашкан кибет артындагы территориядә песиләр һәм этләргә вакцинация үткәрәчәк.

14 нче майда 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр вакцинация Красная Горка поселогындагы Лунная урамы буенча 16 нчы номерлы йорт янында оештырылачак.

15 нче майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ветеринария табиблары Займище поселогындагы Бирюзовый тыкрыгы буенча 5 нче номерлы йорт янында кизү торачак.

21 нче май көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Ягодная Слобода поселогында Повстанческая урамы буенча 40 нчы йорт янында мәчеләр һәм этләргә вакцинация оештырылачак, дип хәбәр иттеләр Казан дәүләт ветеринария берләшмәсендә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев