Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яшь архитекторлар һәм дизайнерлар Казанда яңа арт-объект эскизын эшли алалар

Конкурс шәһәргә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр башкаласы статусын бирү уңаеннан үткәрелә.

Татарстанда арт-объектның эскиз проектын эшләүгә конкурс башланды, ул Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр башкаласы статусын бирү уңаеннан урнаштырылачак. Гаризалар 18-35 яшьлек архитекторлар, дизайнерлар, рәссамнар һәм скульпторлардан торган иҗади төркемнәрдән кабул ителә.

 

Гаризалар 9 нчы мартка кадәр Molcentr.Rt@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә. Иҗади төркемнең барлык катнашучылары, аларның яше, белеме (уку йорты һәм аны тәмамлау елы), шәһәр күрсәтелергә тиеш.

Концепцияне эшләү өчен өч атна бүлеп биреләчәк. Март ахырында иң яхшы концепция өчен җәмәгатьчелек тарафыннан тавыш бирү узачак, ул бу елның маенда тормышка ашырылачак.

«Яңа арт-объект безнең гореф-гадәтләребезне, төрле мәдәниятләрнең бердәмлеген чагылдырырга, буыннар бәйләнешен ассызыкларга һәм киләчәккә омтылган яшьләрне гәүдәләндерергә тиеш. Заман белән бергә атларга һәм Казанны яшьләр өчен мөмкинлекләр территориясе буларак ачарга кирәк», – дип китерә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкованың сүзләрен.

Конкурс үткәрү турында нигезләмә белән сайтта танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, быел Казан ислам дөньясының яшьләр башкаласы булачак. Бу уңайдан шәһәрдә берничә зур вакыйга үткәрелә, ислам дөньясы илләре яшьләр эшләре министрларының глобаль саммиты шуларның иң әһәмиятлесе булачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев