Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Яңа кешеләр» партиясе Дәүләт Думасына сайлауларда Рөстәм Рияновны тәкдим итәчәк

Рөстәм Риянов Россиянең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен әзерләгән һәм аны «Яңа кешеләр» партиясе лидеры Алексей Нечаевка тапшырган.

Казанда яшәүче билгеле эшмәкәр һәм бизнес-тренер Рөстәм Риянов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасына сайлауларда «Яңа кешеләр» партиясеннән кандидат булачак. Сайлаулар 2021 елның 19 сентябренә билгеләнгән.

Рөстәм Рияновның ике баласы бар, ул — ир-атлар өчен кием тегә торган Sheffield челтәренә нигез салучы. Казанда билгеле эшмәкәр сайлауларга «Яңа кешеләр» партиясе белән барырга карар кылган.

«Мин сәясәттән һәрвакыт ерак булдым. Әмма миңа „Яңа кешеләр“нең новаторлык идеяләре ошады. Аеруча — мәктәп укучыларын миллионер булырга өйрәтү һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү. Әлегә кадәр моны беркем дә эшләмәде», — диде «Яңа кешеләр» партиясеннән кандидат.

Рөстәм Риянов Россиянең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен әзерләгән һәм аны «Яңа кешеләр» партиясе лидеры Алексей Нечаевка тапшырган инде. «Мин үсешнең реаль планын төзедем һәм илнең моннан нинди файда алачагын аңлаттым. Төп максат — Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә эш урыннарын саклап калу, шулай ук яңа җитештерү комплекслары булдыру», — диде Рөстәм Риянов.

Аның сүзләренчә, Россия халкы үсеш тели. Әгәр эш һәм лаеклы тормыш өчен акча булса, кешеләрдә илне үстерү теләге һәм мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

«Мин профессионал буларак аякка баскан инде. Казанда эш урыннарын саклап калырга һәм яңаларын булдырырга телим. Моны төп өлкәләрдәге предприятиеләрне саклап калу исәбенә эшләргә була. Кешеләргә эш кирәк — һәм мин монда ничек ярдәм итәргә икәнен беләм», — дип кандидат аңлатты үз позициясен.

Шулай ук Рөстәм Риянов Татарстанның сизелерлек үзгәрүен дә билгеләп үтте. Республикада чиста, уңайлы. Әмма эшлисе эшләр байтак әле.

«Кече һәм урта эшмәкәрлеккә үсү өчен күбрәк мөмкинлекләр бирергә кирәк. Казанда йөзләгән яшь эшмәкәр бар. Әмма алар үз эшләрен башлаганда дәүләт аларга катгый киртәләр куя һәм алардан соң кире тернәкләнеп китү авыр. Шуңа күрә яшь эшмәкәрләр үсешенә күбрәк мөмкинлек булсын өчен салым льготалары тәкъдим итәргә кирәк», — диде тәҗрибәле эшмәкәр.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев