Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Тагировский Əлмәт театрында баш режиссер булачак

Венгриядән кайткан татар режиссеры Сәрдәр Тагировский Əлмәт театрында эшли башлаячак.

«Без инициативалы, талантлы яшьләрне һәрвакыт Татарстанда көтәбез. Сәрдәр хәзер Татарстанда. Алга таба ул Əлмәт театрының баш режиссеры булыр дип уйланыла», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова Буа театры ачылу тантанасы алдыннан журналистларга яңа вакыйга турында комментарий биргәндә.

Хәзерге вакытта Буада театр бинасы ачылу тантанасы бара. Бина ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Шушы көннәрдә Сәрдәр Тагировский Əлмәттә. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева аны шәһәр тормышы һәм Татарстан театрлары белән таныштыра.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев