Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Узган атнада Казанда 406 бала дөньяга килгән

Балаларга Маркелий, Авенир, Ансель һәм Данелия кебек сирәк исемнәр биргәннәр.

2024 елның 8—14 нче июлендә Казанда 207 малай һәм 199 кыз тууы теркәлгән.
Малайлар арасында популяр исемнәр буларак Камил, Иван, Артем, Лев, Кәрим, Тимур, Әмир, Тимерхан санала. Кызлар арасында еш кына Амелия, Виктория, Эмилия, Лия, Майя, Анна, Айлин, Мия, София дип кушканнар.

Сирәк очрый торган малайлар исемнәре арасында Святослав, Таһир, Маркелий, Авенир, Хәсән, Кир, Ян, Дияз, Арыслан, Әмин, Амин, Илдан кебек исемнәрне очратырга була. Кызларга Тамина, Влада, Ясинә, Адриана, Аврора, Стефания, Ансель, Ариза, Вера, Данелия кебек сирәк исемнәр биргәннәр.

Шулай ук узган атнада 335 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр Казан ЗАГС идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, алты ай эчендә ТР башкаласында 9263 бала дөньяга килгән – бу 2023 елның беренче яртыеллыгына караганда 63 балага күбрәк. Яңа туган балалар арасында: 4849 малай һәм 4414 кыз.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев