Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Узган атнада Казанда 261 бала дөньяга килгән

Балаларга Ринэль, Далер, Зөһрә, Тая исемнәре сирәк очрый.

  •  
  •  

Узган атнада, 3—10 ноябрьдә, ТР башкаласында 261 сабый дөньяга килгән: 137 малай һәм 124 кыз.

Малайларны ешрак Артур, Тимур, Артем, Лев, Әмир, Эмир, Даян, Камил, Раз, Әмин, Гадел, Ратмир исемнәре белән атаганнар, ә кызларга Әминә, София, Эмилия, Виктория, Ясминә, Валерия, Милана, Мия танылган исемнәрен кушканнар.

Алинур, Ринэль, Герман, Исхак, Али, Рәмзил, Далер, Ролан исемнәре малайларга сирәк бирелгән, ә Халидә, Зөһрә, Севилья, Эльза, Тая, Зәйнәп, Эльнара, Илсинә, Агата, Николь, Таян, Асилә исемнәре кызлар арасында сирәк очрый.

Исегезгә төшерәбез, быел беренче тапкыр «Гаилә юл күрсәткече» проектын эшләтеп җибәрделәр. Ул мөнәсәбәтләрне җайга сала башлаган яшь парлар өчен файдалы. Балалы гаиләләр яки баланы планлаштыручылар гына, шулай ук конфликтлы яки таркалу хәлендә булган парлар катнаша ала.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев