Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Узган атнада Казанда 223 малай һәм 217 кыз туган

2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр шәһәрдә 353 никах теркәлгән.

​​​2024 елның 2 сентябреннән 8 сентябренә кадәр Казанда 440 туучылар теркәлгән: 223 малай һәм 217 кыз.

Малайларга Артем, Макар, Леон, Марк, Тимур, Алим, Матвей, Мирон, Аяз, Әмир, Эмир дигән популяр исемнәр биргәннәр. Кызларны Валерия, Алисә, Василиса, Эмилия, София, Азалия, Раяна, Аэлита, Алинә, Аидә, Асель дип атаганнар.

Малайлар арасында Шәриф, Рамал, Армин, Рәмир, Фидел, Аветис, Даниэль, Ирек, Эрик, Даян, Яромир, Таир, Алан дигән сирәк исемнәр булган. Кызларның сирәк исемнәре арасында Мария, Рувайда, Таймия, Риналия, Кәдрия, Фәршитә, Миа, Евангелина, Екатерина, Афина, Илада, Мира бар.

Шулай ук узган атнада шәһәрдә 353 никах теркәлгән, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының ГХАТ идарәсендә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев