Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ураза бәйрәме көнендә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5 тән эшли башлаячак

Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак.

 Ураза бәйрәме көнендә, 21 нче апрельдә, Казанның җәмәгать транспорты сәгать 5 тә эшли башлаячак. Графиктагы үзгәрешләр маршрутлары мәчетләр аша үтүче автобусларга һәм троллейбусларга кагылачак, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров.

Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак. Җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык оператив хезмәтләр җәлеп ителә.

Исегезгә төшерәбез, ТР Рәисе указы нигезендә 21 нче апрель эшләми торган бәйрәм көне булачак.

 

Юлия Летникова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев