Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Туризмны үстерү комитеты: Туристлар Казанны кунакчыллык һәм мәдәният синтезы өчен сайлый

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда күпсанлы туристларны көтәләр. Хәзердән үк кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65-75 процент дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ»га Туризмны үстерү буенча шәһәр комитетында сөйләделәр.

«Казанда Яңа ел бәйрәмнәре гадәттәгечә югары йөкләнеш белән аерылып тора. Бу ел да искәрмә булмаячак. Кунакханәләрдә броньлау сентябрьдән үк ачык. Бүгенге көндә иң зур йөкләнеш 31 декабрьгә, 1-5 гыйнварга туры килә. Бәйрәмнәрдә уртача йөкләнеш хәзер 65-75 процент дип бәяләнә», - дип шәрехләделәр ведомствода.

Комитетта Казанны Яңа ел бәйрәмнәре өчен сайлауларын яхшы транспорт инфраструктурасы белән аңлаталар: шәһәрнең очыш программасы киң кырлы, тимер юл транспорт расписаниесе уңайлы, автосәяхәтчеләр өчен уңайлы маршрутлар. Шулай ук Татарстан кунакчыллыгы, милли колорит һәм мәдәният синтезы да мөһим роль уйный.

«Казан - ул тарих, архитектура, гастрономия һәм күңел ачулар шәһәре. Татарстан башкаласы төрле категория туристлар өчен ачык. Һәркем монда нидер табачак», - диләр Туризмны үстерү комитетында.

Искәртик, узган ел Яңа ел каникуллары көннәрендә - 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстан башкаласында 160 меңгә якын кунак булды. Туристларны урнаштыру мәйданчыкларының уртача йөкләнеше 78 процентка җиткән, ә гыйнвар башында 93 процент булган. Бер ел элек Казанда 140 меңгә якын турист теркәлгән, 2022 елда да шул кадәр иде.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев