Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тукай музеенда «Нурихан Фәттах Казаны» дигән музыкаль пластик композиция күрсәтеләчәк

Габдулла Тукай әдәби музеенда 25 октябрьдә Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә була. Ул 12:00 сәгатьтә башлана.

«Чара «Нурихан Фәттах Казаны» музыкаль пластик композициясе белән башланып китәчәк. Казан театр училищесының III татар курсы студентлары (остазлары – Татарстанның атказанган артистлары Илнар һәм Лилия Низамиевлар) һәм Тинчурин, Кариев артистлары катнашында авторның әсәрләреннән өзекләр уйналачак. Шулай ук Нурихан Фәттах әсәре нигезендә 2023 елда төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильмыннан өзек күрсәтеләчәк», – дип хәбәр итә оештыручылар.

«Нурихан Фәттах – 95» кичәсендә күренекле шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар чыгыш ясаячак. Резедә Төхфәтуллина, Муса Камалов халык җырлары башкарачак. Искә алу чарасын К.Тинчурин актрисасы Резедә Сәлахова алып бара.

Күренекле язучы, татар әдәбиятында беренче тарихи романнар авторы Нурихан Фәттахны искә алу кичәсен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби музее, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Казан театр училищесы оештыра.

«Нурихан Фәттах – 95» кичәсенең режиссеры – Александр Далматов, хореографы – Г. Камал актеры Артур Шәйдуллин.

Тукай музеенда шулай ук рәссам Руслан Ибраһимовның Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмәсе ачыла.

  • Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районындагы Күчтавыл авылында туа. 1946 елда Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1953 елдан профессиональ язучылык эшенә күчә.
  • Нурихан Фәттах 1955 елда студент тормышын чагылдырган «Сезнеңчә ничек?» романын тәмамлый. 1962 елда язучы «Бала күңеле далада» исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның «Мөдир Саҗидә» исемле повесте дөнья күрә. Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип «Ител суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнарын, «Кол Гали», «Сармат кызы Сәринә» сәхнә әсәрләрен, «Ерак гасырлар авазы», «Шәҗәрә» исемле фәнни хезмәтләрен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була.

 

"Татар-информ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев