Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» күргәзмәсе ачыла

21 февральдә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә эшли башлый. Ул Россиядә Гаилә елы уңаеннан оештырыла.

«XIX-XX гасырлар чигендә татарларның балачагы нинди булган? Йөз ел элек шәһәр һәм авыл татар балалары нинди китаплар укыган, ничек киенгән, нинди уенчыклар белән уйнаган һәм күңел ачкан? Күргәзмә шушы сорауларга җавап бирә, балаларның нәрсә белән кызыксынуларын һәм мавыгуларын күрсәтә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, күргәзмәдә Татарстан Милли музее фондларыннан XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы әйберләре тәкъдим ителә: уенчыклар һәм уеннар, өй һәм бәйрәм киемнәре, хатлар һәм фотосурәтләр, китаплар һәм балалар журналлары («Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл»).

«Чүпрәктән һәм агачтан ясалган курчаклар зур кызыксыну уята, аларның йөзе юк. Йөзсез курчаклар җансыз дип саналган, алар балага зарар китерми, ә бары тик шатлык бирә дип уйлаганнар. Бала үзенең фантазиясен кулланып, үзе теләгән уенчыкны ясый алган», - диде ул.

Мемориаль әйберләр арасында журналистлар Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр гаиләсеннән лото, Сәгыйть СүнчәләйҖәләл МәҗитовӘхмәтгәрәй ХәсәниФатих Әмирханның туганнары гаиләсендәге балаларның фотосурәтләре бар. Шулай ук ХХ гасыр башы татар газеталары һәм журналлары аша билгеле булган уеннар белән танышу һәм аларда катнашу мөмкинлеге дә була. Тамашачылар өчен щетка һәм тәңкә белән уен, төрле кроссвордлар чишү һ. б. уеннар тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

Күргәзмә ачылышында әдәбият галиме Фоат Галимуллин, яшь шагыйрәләр Гөлназ Әхмәдиева, Дания Нәгыйм, Алинә Хәбибуллина һ.б. катнаша. Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры - «Бәхетле көнем» спектакленнән өзек тәкъдим итә, Казан шәһәренең 5нче балалар музыка мәктәбе милли моңнар белән шатландырачак.

  • Күргәзмә 2024 елның 21 апреленә кадәр эшли.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев