Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар!

Казанда 26 апрель көнне Туган тел көнен һәм Г.Тукайның тууына 136 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр.

9:00 - Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә номинантлар катнашында Г.Тукай һәйкәленә (Г.Тукай скверы) чәчәкләр салу.

11:00 - республиканың М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында әйдәп баручы артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында бәйрәм концерты узачак. Концерт башында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

13:00 сәгатьтә Театральная урамында М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында Г.Тукай һәйкәле янәшәсендә ел саен үткәрелә торган шигърият бәйрәме узачак. 16: 00 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры каршындагы мәйданда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә йомгак ясау һәм гала-концерт узачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү 2022 елның 13:00 25 апреленә кадәр Daniil.Plaksin@tatar.ru почтасы аша «Возложение цветов» / «Концерт» тамгасы белән алып барыла. Фамилия һәм исемегез, туган көнегез, вазыйфагыз, матбугат чарасы һәм контакт телефонын күрсәтү сорала. Белешмәләр өчен телефон:  +7(927)031-04-42, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары белән арадашлык бүлеге белгече Даниил Плаксин.

 

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев