Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Туган авылым» Милли комплексы фотокүргәзмәсендә Нәзарәтнең фотоэшләре куелды

27 сентябрьдә, «Туган авылым» милли комплексында Бөтендөнья туризм көнен бәйрәм итү, шулай ук Россиядә игълан ителгән Гаилә елын кысаларында фотокүргәзмә ачылды һәм Икенче «Туган авылым» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Тантанада «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючылар Радик Абдрахманов һәм Айдар Булатов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, конкурсны оештыручы Рәисә Сафиуллина, кайбер илләрнең Казандагы генераль консуллары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, чарада чыгыш ясаганда, әлеге күргәзмәдә ул бик күптән төшерелгән, Мөфтинең эшчәнлеген һәм Татарстанның рухи тормышын чагылдырган фотосурәтләрне тагын бер кат күрүен билгеләп үтте. Күргәзмәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте фотографы Илнур Мифтаховның эшләре куелган иде, алар «Сәнгать кешеләре» номинациясендә билгеләп үтелде. Мөфти сүзләренчә, бу фотосурәтләр Хәтер көне, яңа Владыка белән очрашуларны чагылдыра.

"Шунда ук бер идея туды: иң яхшы фотоаппарат ул кул астындагы фотоаппарат икән. Ә кесә телефоннарына төшерелгән фотосурәтләр бәйгесе ясасаң, анда чынлыкта барысы да катнаша алыр иде», – диде Камил хәзрәт. Аның бу идеясен Радик Абдрахманов хуплап чыкты.

Татарстан Мөфтие фотоконкурсны оештыручыларга яшь буынга яхшы мөмкинлекләр тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Конкурсны «Туган авылым» милли комплексы оештырды. Аларга ТР Мәдәният министрлыгы, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәм итте.

Күргәзмәдә «Гаилә – гореф-гадәтләр бишеге. Буыннан-буынга» (номинация Россиядә Гаилә елына багышланган), «Сәнгать кешеләре» һәм «Татарстан табигате» номинацияләрендә 100 дән артык эш куелган. Конкурска 643 эш килгән булган.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев