Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Камада Разил Вәлиев исемендәге татар мәдәнияте үзәген булдырырга тәкъдим иттеләр

Түбән Камада татар халкының туган телен, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау һәм үстерү буенча Координацион совет утырышы узды.

Утырышта шулай ук Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама муниципаль районы Координацион совет рәисе Хәмзә Баһманов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Ганиев, Сәлих хәзрәт Ибраһимов һәм координация советы әгъзалары катнашты. Утырыш ачык диалог форматында узды.

«Хәзерге вакытта телне саклау һәм үстерү комплекслы караш таләп итә, - диде Рамил Муллин. - Безнең шәһәрдә мәдәният һәм телне үстерү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар бар. Безнең төп максат - уртак фикергә килү һәм һәркем бу эшкә нинди өлеш кертә ала дигән сорауга җавап бирү. Шулай ук бөтен эшне дә системалы алып барырга кирәк».

Җәмәгатьчелек, ата-аналар, иҗади яшьләр, ММЧ белән эшләү, милли бәйрәмнәр оештыру һәм башкалар - болар барысы да актуальләштерүне таләп итә. Салих хәзрәт билгеләп үткәнчә, «мәчет - китапханә - театр» эшен алып барырга кирәк һәм барысы да килеп чыгачак.

Совет өч ай саен җыелачак һәм килеп туган мәсьәләләрне тикшерү һәм конкрет карарлар кабул итү белән шөгыльләнәчәк.

«Мондый очрашуларны квартал саен үткәрергә кирәк. Без нәкъ менә үсеп килүче буынга милли тәрбия бирүгә күбрәк игътибар бирергә тиешбез», – диде Рамил Муллин.

 

 

Шулай ук Координацион совет утырышында Түбән Камада татар мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткән Разил Вәлиев исемендәге татар мәдәнияте үзәген булдырырга тәкъдим ителде.

«Традицияләр һәрнәрсәдә сакланырга тиеш: архитектура кодында да, спортта да  һәм  аралашуда да. Алар дус булырга, үзара аңлашуга өйрәтә, халкыбызның бердәмлеге никадәр көчле икәнен күрсәтә, ә хәзерге вакытта  бу аеруча мөһим», – диде  Түбән Кама муниципаль районы  Башлыгы.

Очрашуда яңгыраган барлык сорауларны, үтенечләрне һәм тәкъдимнәрне Рамил Муллин игътибарга алды, аларның күбесе якын арада хәл ителәчәк.

«Түбән Кама муниципаль районы Советы исеменнән сезгә үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актив иҗтимагый эшчәнлегегез  өчен рәхмәт белдерәм, – диде   Рамил Муллин. - Барлык сорауларны да бергәләп хәл итәргә  кирәк».

 

tat.e-nkama.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев