Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Камада Игелек үзәге барлыкка киләчәк

Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе һәм Түбән Кама волонтерлык үзәге Булат Әюпов җитәкчелегендә Игелек үзәген ачу турында лицензия килешүен имзалады. Шундый ук килешүгә илнең тагын 11 төбәге имза куйды.

Учреждениенең максаты – һәр шәһәрдә кешеләрнең үз инициативаларын күрсәтү мөмкинлеге булу, ә волонтерлык эшчәнлеге җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелү. Белгечләр түбәнкамалыларга үзләренең социаль проектларын үстерергә, волонтерлар әзерләргә, коммерцияле булмаган оешмаларга консультацияләр бирергә, шулай ук инициативалы гражданнарны берләштерергә булышачак.Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Игелек. Конференция - 2022» Казанда узды. 2030 елга кадәр Россиядә волонтерлыкны үстерү стратегиясен эшләүнең төп нәтиҗәсе булды. Очрашу коммерцияле булмаган секторның 500 вәкилен, компанияләрне, дәүләт учреждениеләрен, уку йортларын һәм илнең 82 төбәгеннән гражданлык инициативаларын гамәлгә ашыручы оешмаларны берләштерде.

Катнашучылар социаль франчайзинг темасына өйрәнергә һәм файдалы күнегүләр ясарга җыелды.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев