Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Камада беренче энергосыйныф ачылды

Түбән Камада беренче энергосыйныфны ачу тантанасы 2 нче мәктәп базасында узды.

Ачылу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов, «Сетевая компания» АҖ генераль директорының персонал буенча урынбасары Всеволод Семенюк, «Сетевая компания» АҖ филиалы директоры Алмаз Галимов, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, Евгений Королев исемендәге политехника көллияте директоры Татьяна Куприянова, төзелеш, энергетика, мәгариф тармагы ветераннары катнашты.

 

 

Мондый сыйныфның максаты – укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук укучыларны мотивацияләү һәм яшьләрнең энергетика тармагы белән кызыксынуы.

Профильле класс 8 класс базасында формалаштырыла һәм «мәктәп – көллият – югары уку йорты – предприятие» өзлексез белем бирү системасының бер өлеше булачак. Программа ике елга исәпләнгән. Балалар мастер - классларда, проект төркемнәрендә, тренингларда, бизнес-квестларда һәм физика, техник сызым, электр энергетикасы буенча дәресләрдә, профильле олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә, шулай ук «Сетевая компания»АҖның энергия объектларында танышу экскурсияләрендә катнаша алачак.

 

 

«Кадрлар барысын да хәл итә. Бүгенге көндә бу фраза үзенең актуальлеген раслый. Шуңа күрә, егетләр, сезнең киләчәк язмышыгызны абруйлы, мөһим һәм файдалы һөнәр белән бәйләү мөмкинлегегез бар», - диде Роман Булатов.

Профильле сыйныф программасы мәктәп программасын кабатламаячак, ә Евгений Королев исемендәге политехника көллияте укытучылары, НКЭС җитәкчеләре һәм белгечләре үткәрәчәк кызыклы һәм танып белү дәресләре ярдәмендә тулыландырачак.

 

 

Алмаз Галимов барысын да яңа уку елы башлану белән котлады. «Без кечкенәдән үк энергетиканың нәрсә икәнен аңлаган белгечләр белән эшләргә телибез. Бу - дөньядагы төп һөнәрләрнең берсе», - диде ул.

Энергетика юнәлешендәге профильле сыйныфларны формалаштыру «Сетевая компания» АҖ филиалы инициативасы буенча Түбән Кама электр челтәрләре тарафыннан үткәрелә. Проектны гамәлгә ашыруда Евгений Королев исемендәге политехника көллияте, 2 нче мәктәп һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән тыгыз хезмәттәшлек зур роль уйный.

 

 

tat.e-nkama.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев