Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Триатлон буенча балалар лигасы республика ярышларының яңа сезоны старт алды

Балалар Үзәк стадионда чаңгы һәм йөгерү трассаларын узды.

Үзәк стадионда Триатлон буенча балалар лигасы республика ярышларының яңа сезоны ачылды, – дип хәбәр итә Казан Мэриясе. –  Яшь спортчылар кышкы дуатлонның 3 чакрымга кадәр озынлыктагы чаңгы һәм йөгерү трассаларын уздылар.

Ярышларда катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге 150 дән артык малай һәм кыз гариза биргән. Гомумән алганда, яшь спортчыларны триатлон, дуатлон һәм акватлон буенча ярышларның сигез этабы көтә.

Киләсе этап – акватлон – 20 апрельгә Кукмарада планлаштырылган. Балалар лигасына нәтиҗә 7 декабрьдә Татарстан башкаласында ясалачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

2024 елда лиганың республика ярышларында 1300 дән артык яшь триатлончы катнашты. Спорт вакыйгасының генераль партнеры «СМУ-88» компанияләр төркеме булды. Балалар лигасы 2020 елдан Татарстан хөкүмәте, Казан мэриясе һәм Россия җыелма командаларының спорт әзерлеге үзәге ярдәмендә ТР триатлон федерациясе тарафыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев