Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 26 нчы ноябрьдә узачак
Шәһәрлеләр арзан бәядән продукцияне 15 мәйданчыкта сатып ала алачаклар.
Иртәгә, 26 нчы ноябрьдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдә 6:00 дән 12:00 гә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.
Арзан бәяләр буенча продукцияне республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы тәкъдим итәчәк. Уртача алганда, бер сәүдә көнендә барлык мәйданчыкларда казанлылар 48,5 млн сумлык азык-төлек сатып ала ала. Халык арасында шикәр, бәрәңге, он, йомырка һәм яшелчәләргә ихтыяҗ зур, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты.
Тулырак монда: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев