Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 19 нчы ноябрьдә узачак

Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр алып барылачак.

Иртәгә, 19 нчы ноябрьдә, Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдәдә республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы катнашачак.

Казанлылар 15 мәйданчыкта 6:00 дән 12:00 гә кадәр яшелчә һәм ит продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып ала алачак. 

Салават күпере халкы өчен сәүдә Осиново поселогындагы «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында алып барылачак. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 10 нчы сентябрьдә старт алды. Сәүдә атна саен шимбә көнне оештырыла. Алдагы 10 ярминкә көнендә мәйданнарга 488 млн сумлык продукция китерелгән. Иң зур ихтыяҗ бәрәңге, шикәр комы, он һәм йомырка кебек товарларга булган.

 

Тулырак монда: https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/traditsionnye-selskokhozyaystvennye-yarmarki-proydut-v-kazani-19-noyabrya/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев