Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТР Милли музеенда җәйге концертлар сезоны «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы белән ачылачак

Чарага керү ирекле.

 

ТР Милли музеенда 30 нчы майда җәйге концертлар сезоны ачыла. Ачык һавадагы сәхнәдә «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясаячак.

 

Музыкаль төркем тамашачыларга соңгы өч елда иҗат ителгән җырларын тәкъдим итәчәк. Берничә композиция Россиянең танылган музыкантлары Евгений Маргулис, Владимир Шахрин һәм «Бурановские бабушки» коллективы белән дуэтта яздырылган.

Чарада кунаклар музыкантлар, кино, театр артистлары һәм башка мәдәният эшлеклеләре белән рәсми булмаган төстә аралаша алачак.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев