Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш биргән кешеләр арасында смартфоннар һәм автомобиль уйнатачаклар

Конкурста катнашу өчен татарстанлылар «ВКонтакте» социаль челтәрендә сайлау участогы фонында гаилә фотографиясен урнаштырырга тиеш.

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә, 8 сентябрьдә, тавыш бирүчеләр арасында 12 смартфон һәм бер Lada Vesta автомобиле уйнатылачак. Конкурста республика гаиләләре катнаша ала.

Моның өчен сайлау участогы фонында тавыш биргәннән соң бирелә торган махсус беләзекләрдә фотога төшәргә кирәк. Шуны истә тотарга кирәк: сайлау участогы эчендә төшерелгән сурәтләр кабул ителми, мәйданчык фонында гаиләне төшерергә кирәк.

Алга таба фотоны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге албитегездә 7:00 дән 20:00 гә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк. Шәхси бите ачык булырга һәм 18 яше тулган физик затныкы булырга тиеш.

IPhone 15 уйнату, 8:00 сәгатьтән башлап, сәгать саен узачак, автомобильне 20:00 дә бүләк итү планлаштырыла. Бүләкләр тапшыруны «Вконтакте» социаль челтәрендә «Татарстан Алга» төркемендә күзәтеп булачак. Конкурсның мәҗбүри шартлары сылтама буенча урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашырга чакырды. Казанлылар 463 сайлау участогында тавыш бирә алачак, шуларның 28е вакытлыча булу урыннарында урнашкан.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев