Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТР башкаласының тарихы һәм истәлекле урыннары турында хәзер электрокарда белергә мөмкин

Маршрут «УРАМ» экстрим-паркыннан Кремль яр буена кадәр 25 минут дәвам итә

Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары аудиогидлы электрокарда Казанның тарихы һәм истәлекле урыннары турында белә ала. Маршрут «УРАМ» экстрим-паркыннан Кремль яр буена кадәр 25 минут дәвам итә.

Юл йөрү бәясе – 300 сум. Электрокарның парковка урыны – экстрим-парк янындагы Миллениум күпере астында, дип хәбәр итә Казансуның үсеш стратегиясе матбугат хезмәте.

Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе ТР Рәисе инициативасы белән эшләнгән һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды кураторлыгы астында гамәлгә ашырыла. 2020 елның җәендә ачылган «УРАМ»  экстрим-паркы стратегиянең беренче гамәлгә ашырылган паркы булды, ә 2021 елның 30 нчы августында Казансу яр буеның ике яңа участогы ачылды.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев